Чәчәкләр салу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген, Александр Сергеевич Пушкинның туган көннендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәк салды.
Казанда Александр Пушкинга һәйкәл Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында куелган.
Шагыйрьне олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы иҗат интеллегенция вәкилләре килгән иде.
Чәчәк салу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов Пушкин иҗатын яратучылар, театр әһелләре, иҗат зыялылары вәкилләре белән якыннан аралашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәт матбугат үзәге.