Казан Мэры шәһәр урамнарын җыештырачак яңа техниканы сынап карады.
(KZN.RU, 6-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин җәен урам-юл челтәрен карап тоту өчен алынган яңа машиналар белән танышты. Яңа ел башыннан 57 заманча махсуслаштырылган машина сатып алынган. Казан урамнарын җыештыруга көн саен 198 җыештыру техникасы берәмлеге чыга.
“Универсиадага әзерлекнең әһәмиятле этабы булып шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсе булып тора. Соңгы 2 ел эчендә бездә 73 махсус техника берәмлеге сатып алынган, бу исә бөтен паркның 30%-ын тәшкил итә. Кышын яхшы яктан күрсәткән һәм хәзерге вакытта җәйге сезонга җиһазландырылган “Бошунг-КАМАЗ” уртак җитештерү машиналары да бар. Швейцариянең вакуум-себерү машиналары да бар. Кызганычка каршы, илебездә аларның аналоглары юк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, җәен урамнарны чистарту кышкыдан аерыла. Көчле тузансуырткычлары белән җиһазландырылган машиналар башта эре чүпне җыя, аннары пычракны себерә, шул ук вакытта көчле су басымы белән юа, бу исә кечкенә ярыклардан да тузанны чистарту мөмкинлеге бирә. Пычрак су ливневкаларга агып төшә һәм юл чиста кала. Тротуарларны чистартуда шундый ук принцип кулланыла.
“Әгәр элек машина үтеп, тузан күтәреп, кабат машина йөрү өлешенә, тротуарга яисә газонга төшсә, хәзерге техника дөньяның әйдәп барган илләрендә кабул ителгән чистарту технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирә”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы Швейцария җитештерүендәге “Bucher” машиналарының берсенең руль артына утырып, яңа техника өстенлекләрен үзе бәяләде. Казанда барлыгы мондый 17 ваккум-себерү машинасы бар, тагын берсе – “Johnston” машинасы Бөек Британиядән.
“Машина белән идарә итү шактый уңайлы, эчендә җайлы, элмә җиһаз белән идарә итү өчен джойстиклар каралган – бар да эшчеләрнең уңайлылыгы өчен”, - дип тәэсирләре белән бүлеште шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин сүзләрен төзекләндерү өлкәсендә 1990 елдан бирле эшләгән, күпьеллык стажы булган Юрий Фролов та раслады. Ю.Фролов сүзләренә караганда, шәһәрнең төзекләндерү предприятиеләрендә “ЗИЛ” машиналары булган вакытта эшли башлаган. Хәзерге вакытта ул “Бошунг-Кама” ҖЧҖ җитештерү автомобилендә эшли.
“Машинага карата бернинди шелтәләр дә юк. Кыш буена бер тапкыр да җимерелмәде. Җиһазлары да монда күбрәк. Машинаны яисә берәр бордюрны пычрактан чистарту, агачка су сибү җиһазы, щеткасы бар”, - диде ул.
“Безнең уртак бурычыбыз – масштаблы төзелеш эшләреннән соң, яшелләндерү эшләре белән беррәттән шәһәрне дә чистарту. Моның өчен безнең барысы да бар. Заманча бер машина 40-50 урам җыештыручыны алмаштыра. Эшчеләр санының, бигрәк тә урам җыештыру өлкәсендә җитмәвен исәпкә алсак, механикалаштырылган хезмәт – бердәнбер альтернатива. Әмма әлеге процессны тулысынча автоматлаштыра алмыйбыз, чөнки машина бөтен җиргә дә үтеп керә алмый, шуңа күрә, урам чистартучылар эшеннән баш тартмыйбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Шәһәребезгә саграк мөнәсәбәттә булсагыз иде дип мөрәҗәгать итәсе килә халкыбызга. Кайвакыт аерым бер гражданнарның төзекләндерү өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр эшен хөрмәт итмәүгә шаккатасың. Параллель рәвештә хәрәкәт итсәк иде – шәһәр җыештыру машиналары паркын яңартып, яңа технологияләр кертәчәк, ә шәһәрлеләр урамда пычратмаячак”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры.