И.Метшин барлык катнашучылар өчен дә җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итәргә кушты.
(KZN.RU, 7-нче июнь). Иртәгә Казанда “Универсиаданың 4 көне” өйрәтүләре старт алачак. Әлеге масштаблы чараның максаты – Студентлар Уеннарын үткәрүдә катнашучыларның бөтенесенең дә әзерлеген сынау.
Универсиадага әзерлек шәһәр штабы утырышында “Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыров хәбәр итүченчә, 8-нче июнь көнне 12-нче июль программасы кабатланачак.
Бу көнне 24 спорт объектында 14 спорт төре буенча ярышлар планлаштырылган. Спорт һәм тренировка программалары, спорт объектларының, хезмәткәрләр һәм волонтерларның, Универсиада Авылы, куркынычсызлык системасы, уеннар белән идарә итү системасын сынап карау көтелә. “Транспорт схемасын да тулысынча уйлап җиткерәчәкбез, яңа транспорт тамгасы ничек эшләвен карыячакбыз”, - диде А.Кадыров.
Өйрәтүләр үткәрү – мондый масштаблы чаралар уздырганда оештырыла торган гадәти эш. Алар Шеньженьдагы Универсиада алдыннан да, Лондонда Олимпия уеннарына әзерләнгәндә дә оештырылган. Өйрәтүләр проекты Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән тормышка ашырыла. Универсиаданың 4 көне – 12, 10, 5 һәм 6-нчы июль - өйрәтүләргә нигез итеп алынган.
Өйрәтүләрнең беренче көнендә 900-ләп кеше катнашачак. А.Кадыров Казан Башкарма комитетына, ярышларда катнашучылар ролендә булачак теләк белдерүчеләрне җыйганы өчен, рәхмәтен белдерде. Алар – күбесенчә Казандагы һәм якындагы муниципаль районнарда урнашкан балалар-яшүсмер спорт мәктәпләренә йөрүчеләр. Өйрәтүләрдә катнашканнары өчен, барысына да Универсиада символикасы төшкән сувенирлар тапшырылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет структураларына алга таба да өйрәтүләргә булышлык күрсәтүләрен дәвам итәргә кушты, ни генә дисәң дә “Универсиада башланырга көнләп түгел, сәгатьләп санар чак җитте”. Ул шулай ук өйрәтүләрдә катнашучыларга җәмәгать транспортында йөрү бушлай булырга тиешле дигән карарның үтәлү-үтәлмәве турында да кызыксынды. Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков ышандырганча, әлеге мөмкинлек барлык транспортларда да күрсәтеләчәк.
Шәһәр башлыгы Универсиада көннәрендә мондый мөмкинлектән акредитация узган затлар гына түгел, спорт ярышларына баручы барлык кешеләр дә кулланы алачагын искәртеп үтте. “Әлеге мәсьәләне кондукторлар белән хәл итеп бетерегез – бу алар өчен Эчке эшләр идарәсе таныклыгын күрсәткән кебек булырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, өйрәтүләрнең чираттагылары 15, 21 һәм 22-нче июнь көннәренә планлаштырылган. Барлыгы 8 меңнән артык кеше катнашачак, алар исә спортчылар, казый һәм рәсми затлар рольләрен үтәячәкләр. 170-дән артык хезмәт күрсәтү сыналачак, алар арасында килү һәм китү, транспорт логистикасы, туклану, урнашу, ярышлар, бүләкләү тантанасы, медицина, иминлек һәм башкалар була. Өйрәтүләрдә катнашкан һәрбер кеше Уеннарда биреләчәкләргә ошаган аккредитацияләнгән бейдж алачак. Өйрәтүләрнең һәрбер көне үзенең сценариесе буенча уйналачак, монда Универсиаданың спорт расписаниесе дә, башка чаралары да кергән.