"Kazan-Arena" стадионы тирәләрендә шәхси транспортны калдыру бу көнне катгый тыелачак.
(KZN.RU, 7-нче июнь). Гадәти җәмәгать транспорты маршрутларына өстәмә рәвештә Универсиада ачу һәм ябу тантанасына тамашачыларны 80 автобус-шаттл бушлай йөртәчәк. Бу хакта шәһәрнең Универсиадага әзерлек штабы утырышында “Казан - 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының җитәкче урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр итте.
Дирекция бәяләвенә караганда, ачу һәм ябу тантаналары узган 6-нчы һәм 17-нче июль көннәрендә метрополитен һәм “Кояшлы шәһәр” торак комплексыннан “Kazan-Arena” стадионы аша тимер юл вокзалына хәрәкәт иткән 5-нче номерлы трамвай маршуртына кыенга туры киләчәк.
“Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән, “Метро” сәүдә үзәгеннән, шулай ук Липатов урамындагы мәйданнардан (Дәрвишләр бистәсе), “Тимерюлчылар” мәдәният йорты һәм Химия урамы (Жилплощадка) яныннан стадионга кадәр кичке 5-тән кичке тугызынчы яртыга кадәр тамашачыларны махсус шаттл-автобуслар йөртәчәк.
Тантаналар тәмамланганнан соң, тамашачылар шулай ук кире кайтып китә алачак. Азат Галиәхмәтов футбол стадионы аша йөри торган шәһәр маршрутларының хәрәкәте бу көннәрдә аеруча контрольгә алыначак, диде.
“Әгәр мин Җиңү проспектында метрога утырсам, әлеге схема ярдәмендә стадионга 26 минут эчендә барып җитәчәкмен”, - дип мисал китерде А.Галиәхмәтов.
“Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов хәбәр иткәнчә, Универсиада вакытында метро бөтен җәмәгать транспорты кебек төнге 1-гә кадәр эшләячәк. Әмма 6-нчы һәм 17-нче июль көннәрендә тантанада катнашачак тамашачылар уңайлылыгы өчен төнге 2-гә кадәр озайтылачак.
Киңәшмәдә күп тапкыр әйтелгәнчә, тантанага билет булган очракта транспортның барлык төрләреннән бушлай кулланырга мөмкин булачак. Ә менә шәхси транспорттан бу көнне баш тарту кулайрак – “Kazan-Arena” стадионы тирәләрендә бары тик махсус аккредитация узган транспорт кына туктый алачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан транспортчыларының массакүләм мәгълүмат чараларына хезмәт күрсәтүдә зур тәҗрибә җыелган. Мисалга, Шәһәр көне яисә “Тынычлыкның яратылышы” фестивале кебек чаралардан соң, автобуслар һәм метро 100 мең тамашачыга кадәр йөрткән. Шуңа да карамастан, шәһәр башлыгы фикеренчә, тамашачыларны җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырырга кирәк.
“Кешеләргә иң кыска һәм иң җиңел юлның җәмәгать транспортында икәнлеген анык җиткерергә тиешбез. Һич югында, таксида яисә сезне төшереп калдырып, йөртүче алып китәчәк машинада килегез. Футбол чемпионаты, Лондондагы, Ванкувердагы Олимпиада – бөтен җирдә нәкъ шулай. Ачу тантанасында яисә финал матчларында һәммәсе җәмәгать транспортында һәм чакырмны җәяү бара. Бу – халыкара стандарт”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Шуны өстәргә кала, ачу тантанасына барып җитү мөмкинлеге турында тамашачылар махсус мәгълүмати буклеттан карый алачак, соңгылары исә кассаларда билетларга алынган ваучерларны алмаштырган вакытта биреләчәк.