Бүген Дәрвишләр бистәсендә озак көтелгән сквер ачылды
(KZN.RU, 7-нче июнь). Бүген Дәрвишләр бистәсендә озак көтелгән сквер ачылды, аны барлыкка китерүдә шәһәрнең 30 предприятиесе һәм фирмасы катнашкан. Шәһәрдә яңа ял зонасы ачылуы уңаеннан чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
“Әлеге парк бөтен дөнья белән диярлек барлыкка китерелгәнгә кадерле дә”, - диде Илсур Метшин, яңа скверда җыелган поселок халкын сәламләп.
“Универсиадага, тыгыз графикка карамастан, Совет районының администрациясе, сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-компанияләрнең шәһәргә менә мондый сквер бүләк итә алуына шатмын”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Яңа парк эскәмияләре булган йөрү юллары белән җиһазландырылган, яшел зонада 114 эре юкә, чыршы, карагач, нарат агачлар утыртылган. Мини-футбол һәм балалар уен мәйданчыгыннан тыш скверда спортның ишегалды төрләре белән шөгыльләнү өчен спорт инвентаре бар. Яңа ял зонасын агачтан ясалган әкият геройлары бизи, яшьләрне скверда Интернетка бушлай Wi-Fi-ноктасы сөендерә. Моннан тыш, территориядә стационар биобәдрәф урнаштырылган.
Поселокта яшәүче Лазарь Бородов сүзләренә караганда, сквер ачылышы – Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсе һәм шәһәр өчен тарихи момент. Яңа ял зонасын оештырган вакытта халыкның барлык теләкләре исәпкә алынган, шулар арасында - сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен пандуслар, тоташтырылган суүткәргеч, спорт комплекслары һәм бушлай биобәдрәф. “Бу урын ташландык хәлдә иде һәм бүген, әлеге яңа скверны бүләккә кабул итеп, без аны озак елларга сакларга тиеш”, - дип саный Лазарь Бородов.
Илсур Метшинга скверга поселокның Комсомольск мәйданыннан күчерелгән, беренче комсомолчыларга куелган, төзекләндерелгән һәйкәлне тәкъдим иттеләр. Поселок тарихы һәм блокадалы Ленинградтан эвакуацияләнгән районы халкы турында шәһәр башлыгына Дәрвишләр бистәсендәге Сугыш һәм хезмәт батырлыгы музее Светлана Панина сөйләде.
Спортның ишегалды төрләре белән шөгыльләнүчеләр сөючеләр Мэрга паркта урнашкан яңа мәйданда осталыгын күрсәттеләр. Илсур Метшин футбол уенчыларына - 101-нче номерлы урта мәктәбенең җәйге лагере катнашучыларына спорт җиңүләре теләде һәм ике командага да футбол тубы бүләк итте. Спорт инвентаре сатып алуга сертификат, шулай ук булачак Универсиада тематикасына бүләкләр һәм сувенирларны Мэр һәм Совет районы администрациясеннән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк иттеләр.
Совет районының Пенсионерлар союзы команда әгъзаларына шулай ук бәйрәм бүләкләре тапшырылды, алар таяклар белән фин (яисә Скандинавия) йөреше буенча шөгыльләнәләр. Аларга күнегүләр өчен кирәк булган яңа спорт инвентаре бүләк иттеләр. Хәрәкәттә катнашучылар шәһәр башлыгына әлеге спорт төренең файдасы турында сөйләделәр һәм яңа матур скверда шөгыльләнү мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерделәр.
Илсур Метшин, бәйрәмнең төп бизәге – балалар – икәнлеген ассызыклады һәм нәни казанлыларга яхшы җәйге каникуллар һәм сәламәтлек теләде, ә Дәрвишләр бистәсе халкын Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында катнашырга чакырды. “2013 елгы Универсиада кысаларында Дәрвишләр бистәсенең “Ракета” стадионында футбол ярышлары узачак. Сезнең “Ракета”да гына түгел, шәһәрнең калган 32 стадионына да барачагыгызга ышанам”, - дип өстәде Мэр.
Илсур Метшин билгеләп узганча, Дәрвишләр бистәсе “шәһәрдәге шәһәр” булып кала. “Авыр сугыш елларында бирегә Ленинград дәүләт оптикомеханика заводының күчүе районга үз өлешен керткән. Биредә һәрвакыт данлыклы кешеләр эшләде. Дәрвишләр – хезмәт районы – сәнәгать предприятиеләре белән, матур тарих һәм кабатланмас колориты белән. Сезнең поселокта үз атмосферагыз бар, саклагыз аны, бер-берегезне саклагыз, сәламәт һәм бәхетле булыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин поселок халкына.
Яңа скверның “туган көне” уңаеннан бәйрәм Совет районының балалар иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы дәвам итте.