Су коену сезоны традиция буенча 1-нче июньдә старт алачак.
(KZN.RU, 27-нче май). Бу елгы җәйге сезонда Казан территориясендә рәсми рәвештә 5 пляж ачык булачак: “Локомотив”, “Нижнее Заречье”, Зөбәрҗәт күле, Тирән күл һәм Комсомол күле. Бу хакта Мэриядагы бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет Җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов җиткерде.
Хәзерге вакытта пляжларны 1-нче июньдә старт алачак су коену сезонына әзерлек эшләре бара. Әзерлек барышында түбәндәге эшләр башкарыла: өстәмә ком алып килү һәм өске катламдагыларын көпшәкләндерү, рөхсәтсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне юкка чыгару, күрсәткечләрне һәм мәгълүмати аншлагларны урнаштыру, кече архитектура формаларын ремонтлау. Параллель рәвештә Гражданлык яклау идарәсе белән берлектә медицина пунктларын һәм коткаручылар өчен станцияләрне урнаштыру бара, сулыкларның төпләрендә тиешле тикшерүләр үткәрелә.
1-нче июньгә кадәр пляжларны коену сезонына әзерләп бетерәчәкләр, соңгы эш – Роспотребнадзордан суның һәм ял итү территориясендәге комның сыйфаты турында нәтиҗәсен алу.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр пляжларындагы иминлек югары дәрәҗәдә булырга тиеш һәм сезон ачылу белән мәктәп укучылары өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләре оештырырга кирәк.
Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов ышандырганча, 1-нче июньнән барлык пляжларда да коткаручылар эшләячәк. Идарә башлыгы фикеренчә, суда очрый торган бәла-казаларның санын киметү – төп бурыч булып тора (исегезгә төшерәбез, узган елда рөхсәт ителгән пляжларда бер генә бәхетсезлек очраклары да теркәлмәгән). Коткаручылардан кала Казан полиция хезмәткәрләре дә кизү торачак. Мондый эш “Курорт” операциясе кысаларында оештырыла.
Казанны төзекләндерү эшләренә тулаем килгәндә, шәһәрдә санитар чистарту эшләре дәвам иттерелә. Александр Лобов мәгълүматларына караганда, шәһәрне тәртипләү эшләренә 160 мең кеше җәлеп ителгән, эш барышында 7200 техника берәмлеге кулланыла, 7571 агач һәм 19 мең куаклык утыртылган. “Уртача алганда, тәүлегенә 131 берәмлек техника кулланыла, 263 мең кубометр чүп-чар чыгарылган”, - дип җиткерде А.Лобов.