Президентны позитрон-эмиссион томография бүлеге эшчәнлеге белән таныштырдылар.
(KZN.RU, 25-нче май). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Республика клиник онкология диспансеры каршындагы реконструкция ясалган Атом-төш медицина үзәгендә булды. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гадел Вафин катнаштылар.
Президентка өр-яңа позитрон-эмиссион томография бүлеге күрсәтелде. Бу бүлек “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проекты акчалары хисабына булдырылган. Федераль финанслау 402,7 млн. сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы ягыннан финанслашу 500 млн. сум күләмендә булган.
2011-2012 елларда радионуклид терапиясе бүлеге өчен 1785,5 кв.м мәйданлык яңа бина төзелгән. Позитрон-эмиссион томография үзәгендә махсуслаштырылган җайланма (радиофармпрепаратларны синтезлауның циклотронлы лабораториясе һәм ике ПЭТ-КТ сканер) урнаштырылган. Эшне 2012 елда тәмамлау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 80,3 млн. сум бүлеп бирелгән.
Җиһазландырылган ПЭТ бүлеге эксплуатациягә тапшырылды, аны сынау этабы башланды, 2013 елның 25 апрелендә пациентларны беренче тикшерүләр уздырылды. Хәзерге вакытта персоналны өйрәтү һәм барлык җитештерү циклын эшкәртү бара. Позитрон-эмиссион томография – онкологик, кардиологик һәм неврологик авыруларны молекуляр диагностикалауның заманча методы ул.
Метод организмдагы химик реакцияләрне бәяләү принцибына нигезләнә. Моның өчен организмга конкрет пациент өчен махсус әзерләнгән тиз бүленә торган радионуклидлы препарат кертелә. Организм буенча бу препаратның хәрәкәтен табиблар ПЭТ-сканер – томографның махсус бер төре ярдәмендә күзәтәләр. Организмда радиофармпрепарат таралуны шешләр һәм бүтән аномалияләр булуны бүлеп була.
Методның өстенлеге – аның югары дәрәҗәдәге төгәллеге, бер тикшерүдә барлык әгъзаларны колачлау мөмкинлеге, шеш процессының яңа гына тарала башлавын бәяли алу, дәвалауның нәтиҗәлелеген тикшереп тору.
Татарстан Республикасы Президентына бүген радиофармпрепаратларны синтезлау өчен аппаратура, шул исәптән лабораториянең үзәге - радиоциклотрон, организмга препаратларны кертү өчен, һәм 128-киселешле һәм 16-киселешле ике ПЭТ-сканер күрсәттеләр.
Үзәк хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановка сөйләгәнчә, яңа җайланма практик нәтиҗәләргә китергән инде. ПЭТ-методны куллану дәвалауны төзәтеп җибәрергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, бер пациентка диагностикадан соң кирәксез булганга химиотерапия курсы ясалмый башлыйлар, чөнки аппаратура күрсәткәнчә, моннан алдагы дәвалаудан соң организмда метастазлар калмаган булган.
Татарстан Республикасы Президенты бүлекне югары бәяләде һәм яңа заманча технологияләрне бар куәтенә файдаланырга өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж