Казанның 6 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучыcын Илсур Метшин котлады
(KZN.RU, 25-нче май). Бүген Казанның 6 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен “соңгы кыңгырау” чыңлады. Быел Казан XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын кабул итә, шуңа бәйле шәһәр күләмендәге традицион бәйрәм беренче мәртәбә Универсиада Авылында узды.
Тантана мәйданында сәхнә, алдына Казан мәктәп директорлары утырган VIP-урыннар урнаштырылган иде. Һәрбер яшь кешенең тормышындагы моңсу һәм җаваплы мизгеле – мәктәпне тәмамлау һәм олылар тормышына беренче аяк басулары белән чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
“Сез - мәктәпләре белән Универсиада Авылында хушлашкан иң беренче чыгарылыш сыйныф укучылары. Бер айдан ул бөтен дөнья студентлары өчен ишекләрен ачачак. Шәһәребездә һәрберегез иң кыю хыялларын тормышка ашырыр өчен бар да бар, сезнең үз мәктәбегезне, гаиләгезне һәм Казаныбызны танытачагыгызга ышанам!” – дип мөрәҗәгать итте Мэр чыгарылыш сыйныф укучыларына.
Аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр башлыгы ата-аналар һәм укучыларның укытучыларына, мәктәп директорларына белдерде. “Бу – зур хезмәт, сез көн саен башкара торган батырлык, укытучы булу – сәләт ул. Балаларны олы тормышка озаткан саен, йөрәгегезнең бер кисәге белән хушлашасыз”, - диде Илсур Метшин.
“Бу ел безнең өчен бик үзенчәлекле – бөтен дөньяга Татарстан башкаласы турында, Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе – Казан турында хәбәр итәчәк Универсиада елы. Шәһәребезнең бизәге – кешеләр, һәм бүген иң мөһимнәре – сез, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр 2013 елдагы “Зур тәнәфес” гомуми белем бирү учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә торган фестиваленең җиңүчеләре – Мәскәү районының М.Устинова исемендәге 102-нче номерлы, Совет районының 159-нчы номерлы һәм Идел буе районының 137-нче номерлы мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырды.
Шәһәр һәм республика күләмендәге “Ел укытучысы - 2013”конкурс лауреаты, Яңа Савин районының 143-нче номерлы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча белем бирүче Сергей Шадрин һәм Вахитов районының 5-нче номерлы лицей директоры, “Матур мәктәп” республикакүләм конкурс лауреаты Гүзәл Рәхмәтуллина мәктәп укучыларына иҗат уңышлары теләде.
Казан шәһәре Совет районының 139-нчы номерлы лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы, Төньяк полюска булган экспедициядә катнашучы Илья Мамаков һәм Яңа Савин районының 9-нчы номерлы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңүче дип танылган Назлыгөл Минһаҗева сәхнәдән үз теләкләрен җиткерде.
“Дорога из города” коллективы белән бергә “Студентлар язы - 2013” җиңүчеләре, шулай ук Беренче каналның “Голос” проекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллина җыр җырлады. Универсиадага багышланган бию композициясе белән чыгарылыш сыйныф укучыларын Казанга “Россиянең бию башкаласы” статусын алып кайткан “Большие танцы” телепроекты җиңүчеләре сөендерде. Билгеле булганча, яшь биючеләр аерым номерларын Уеннарны ябу тантанасында, 17-нче июль көнне тәкъдим итәчәк.
Тантаналы чараның кульминацион ноктасы булып 6 меңнән артык яшь кыз һәм егет тотып алган кыңгырау чыңы булды. Әлеге җаваплы чыңлауны Илсур Метшин кулында утырып, 83-нче номерлы лицей укучысы бирде, шуннан соң һавага меңләп шар күтәрелде, ә 160 пар чыгарылыш сыйныф укучысы балалар хоры тавышларына “Мәктәп вальсы”н башкарды.
Шәһәр күләмендәге бәйрәмне 2013 ел Универсиада Илчесе статусына ия булган, Казанның танылган “Jukebox” триосы тәмамлады.