(KZN.RU, 24-нче май). Борисоглебск поселогында “Өмет” дип исемләнгән яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде. Аның ачылышын биредәге мөселман халкы (поселокта аларның санын 1000-нән артык) 10 ел көткән.
Мәхәллә советы рәисе Мидхәт Шакиров җыелганнарга мәчетнең төзелү тарихын искә төшерде. Башта халык үз көче белән мәчет төзелеше өчен җир биләмәсе рәсмиләштерә, сазга әйләнгән урыннарны киптерә, куакларны казып чыгара. Төзелешенә исә акчаны бөтен дөнья белән җыя. 2007 елда бинаның нигезе салына, 2010 елда – цоколь каты.
Төзеп бетерергә акча җитмәү сәбәпле,узган елны ярдәм сорап Казан Мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итү турындагы карар кабул ителә.
Ул иганәчеләр белән эшләп, поселокка ярдәм итү карарын кабул итә. “Илсур Метшинга, шундый угыл үстергәннәре өчен аның әти-әниләренә һәм төзелештә барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә”, - диде Мидхәт хәзрәт.
Үз чиратында Илсур Метшин яңа мәчет ачылышының – биредәге халык өчен генә түгел, барлык мөселман халкы өчен әһәмиятле вакыйга икәнлеген билгеләде. “Бездән төзелеш мәсьәләсендә ярдәм сорадылар, әлеге бурычны үз өстебезгә алдык. Чын күңелемнән әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәм. Мәчетнең ишекләре динле кешеләр өчен һәрдаим ачык булыр һәм биредә яшьләрне дә күрә алырбыз дип ышанам”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Мәчеттә шулай ук Коръәнне өйрәнү буенча уку класслары, хатын-кызлар һәм бәйрәм ашлары үткәрү өчен аерым заллар бар.
Ачылыш уңаеннан мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Ясадиевка ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чалма һәм Коръән тапшырылды.