Узган төндә Казан урамнарында 6,7 мең тонна асфальтобетон җәелгән.
(KZN.RU, 22-нче май). Төнге вакыт – шәһәрнең урам-юл челтәре объектларында ремонт эшләре башкару өчен иң кулай вакыт. Бүген төнлә шәһәр урамнарында оештырылган пресс-тур вакытында моңа журналистлар да ышанды.
Алар Астрономия, Дзержинский һәм Лобачевский урамнарында бара торган ремонтны күзәтә алдылар, биредә “Волгодорстрой” ҖЧҖ һәм Районара юл-төзү идарәсе (МДСУ-1) подрядчы булып тора.
Мэрияның узган эшлекле дүшәмбесендә подрядчыларның вакытны нәтиҗәле кулланмаулары, төнге вакытта бөтенләй эшләмәүләре билгеләп үтелгән иде. Әлеге мәсьәләне чишәр өчен, Илсур Метшин аерым юл участокларын билгеле бер җитәкчеләргә теркәргә дигән тәкъдим ясады, алар үз чиратларында төнлә аларны тикшерергә тиеш була.
Бүген Казан Мэры Ленин дамбасында һәм шәһәрнең үзәк урамнарында булды. Соңыннан журналистлар белән очрашып, юл эшләре барышына бәя бирде.
Кичке тикшерүләр күрсәткәнчә, подрядчылар да, төзүчеләр дә төнлә йокламый икән. “Төзүчеләрне еш кына шелтәләсәк тә, бүген барлык подрядчы оешмаларның да җитәкчеләре урынында иде. Җитәкче янда булганда, юл эшчеләре дә башкача эшли, үзләренең җаваплыкларын тоялар”, - ди билгеләде Мэр.
Бу елда Казан урамнарында зур күләмдәге ремонт эшләре башкарыла. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев журналистларга хәбәр иткәнчә, капиталь ремонт гомуми озынлыгы 27 км. һәм мәйданы 629 мең кв. метр булган юл катламы өстендә, 26 урамда бара. Эшнең гомуми бәясе 1 млрд. 337 млн. сумны тәшкил итә.
“Әгәр узган елда тәүлегенә 3,5 мең тонна асфальт җәеп рекорд куйган булсак, мисал өчен, бүгенге төндә генә дә юл эшчеләре ике тапкырга күбрәк – 6,7 мең тоннаны җәйделәр. Саннар үзләре турында үзләре сөйли”, - диде шәһәр Мэры.
“Волгодострой” ҖЧҖ карамагындагы Т.Гыйззәт, Ташаяк, Коротченко, Богатырская (Юдино бистәсе), Вокзал (Юдино бистәсе), Дзержинский урамнарындагы юл салу һәм тротуарлар ремонтын 15-нче июньгә төгәлләнергә тиеш. “Волгодострой” ҖЧҖ җитештерү-техник бүлеге Игорь Гранфельд сүзләренә караганда, хәзер салкын фрезерлау башкарыла һәм асфальтобетон катламын тигезли торган эшләр үтәлә.
Әлеге подрядчы объектларында 200 эшче эшли, күпчелек очракта билгеле бер тәртипкә корылмаган график буенча, чөнки асфальтның тигезли торган катламын җәйгәндә эшләр тәүлек буе барырга тиеш – моны технология таләп итә. “Безгә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә, бер ай эчендә 8 урамны ремонтларга кирәк бит – бу шактый кыенга туры килә” , - ди Игорь Гранфельд, өстәмә уңайсызлыкларны инженер челтәрләре һәм автомобильләрнең зур агымы тудырганын искәртеп.
Лобачевский урамында салкын фрезерлау эше төгәлләнгән, юл эшчеләре тигезли торган катламны җәюгә күчкәннәр, параллель рәвештә тротуарларны ремонтлау бара. Автомобильчеләр турында әйткәндә, Игорь Гранфельд аларның бу елда тәртиплерәк һәм юл эшләренә аңлап якын килүләрен билгеләп үтте. “Без үз чиратыбызда шулай ук яраклашабыз”, - дип өстәде ул.
Дзержинский урамында төн эчендә 3 мең кв. м. юл җәймәсе салырга җыеналар, бу исә урамдагы барлык эшнең 30% дигән сүз. Калган участокны киләсе көндә бетерәчәкләр. Дзержинский урамында яңа асфальттан кала, Батурина урамыннан алып Пушкин урамына чаклы брусчаткалы тротуар да булачак. “Брусчатка асфальттан кыйммәтрәк булса да, яхшырак күренә һәм эксплуатация вакытында уңайлы. Мисал өчен, коммуникацияләр үткәрү ихтыяҗы барлыкка килсә, аны җиңел генә сүтәргә һәм яңадан җыярга мөмкин”, - дип ачыклык кертте Игорь Куляжев журналистларга.
Районара юл-төзү идарәсе директоры Рәшит Ильясов журналистларга Астрономия урамындагы эшнең барышы турында сөйләде. Баштарак Балтач районындагы юл оешмасы бары тик районара юллар белән генә эшләгән, Астронномия урамы алар өчен “дебют” булган. Шуңа да карамастан, подрядчы Мэрны эшләр яхшы бара, 7-нче июньгә барысы да тулысы белән әзер булачак, дип ышандырды. МДСУ-1 карамагында ике генә урам – Астрономия һәм Миславский. Икенчесендә асфальтобетонның аскы катламы җәелеп беткән.
“Юл эшчеләренең эше төнлә дә кайный, әлбәттә, подрядчыларның эшне башкару тизлеге төрлечә, әмма сыйфат бөтен җирдә дә канәгатьләнерлек. Без, көндез машиналар бөкедә утырмасын өчен, төзүчеләрдән төнлә эшләүләрен сорыйбыз. Өстәмә мәшәкатьләр тудыруыбызны аңлап, шәһәрлеләр каршында тагы бер кат гафу үтенәбез. Аз гына түзәсе калды: июньдә без барлык юл эшләрен бетерәбез, һәм казанлылар үзләре дә шәһәр урам-юл челтәрендәге уңай үзгәрешләрне сизәчәк”, - дип ышандырды Илсур Метшин.
Масштаблы юл эшләренә карамастан, шәһәрдә әле ремонтланмаган урамнарның саны аз түгел. “Бөтен Казанны рәткә китерү өчен, 5-6 ел рәттән бу елда ремонтланган кебек үк юлларга ремонт ясарга кирәк. Шул вакытта безнең шәһәр үзәгендә генә түгел, Зур Казан боҗрасы буенча да, төп магистральләрдә дә, гомумән, бөтен җирдә дә канәгатьләнерлек юллар булачак”, - дип билгеләде Мэр.
Видеорепортаж 2