Ермактан 1100 автоцистерннан артык пычрак чыгарылган.
(KZN.RU, 21-нче май). Болак ермагын ләм калдыкларыннан чистартканда 1100 автоцистерннан артык пычрак чыгарылган. Сулыкларда мондый чисталыкны 80-нче еллардан бирле башкарганнары булмаган. Бу хакта бүгенге эшлекле сәфәре вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Ермакны карауда Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча аның урынбасары Александр Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мэр ярдәмчесе Иван Кузнецов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының урынбасары Евгений Варакин, “Горводзеленхоз” Трест” МУП директоры Роза Җәббарова һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ермакны чистарту өчен, Болак һәм Казан елгаларын тоташтыра торган суүткәргеч галереяны тәртипкә китерергә кирәк иде. 60-нчы еллардан бирле, ягъни барлыкка китерелгән алып, анда 1,7 метр биеклеккә җитәрлек пычрак җыелган, шуңа да эшләрне шактый авыр шартларда үтәргә туры килгән. Әлеге этапны бетергәннән соң, суны суыртып агызу системасын булдыру һәм ермакны тулаем чистартырлык итеп киптерү мөмкинлеге барлыкка килде.
“Без Болакны киптерү турында социаль челтәрләрдә дә, Мэриянең интернет кабул итү хезмәте аша да күп кенә фикер-бәяләр алдык. Шәһәрлеләрне Казан үзәгендәге ермакның саклану-сакланмау мәсьәләсе борчыды. Мөрәҗәгатьләрнең саны буенча карасак, әлеге урынның казанлылар һәм башкала кунаклары өчен иң ярата торган ял итү урыны булуын аңлап була”, - дип билгеләде И.Метшин.
Шәһәр башлыгына чистартылган ермакка суның якын көннәрдә җибәреләчәген хәбәр иттеләр. Шунысы кызык, ясалма рәвештә су белән тутырып торудан тыш, Болакны табигый чишмәләр дә тулыландырып тора. Елга юлын чистарту чүпләүдән һәм кибүдән дә саклаячак.
И.Куляжев җиткергәнчә, Болакта тышкы яктырту ремонты төгәлләнеп килә, ремонт таяныч диварлары белән параллель рәвештә 5 күпердә дә башкарыла, киртәләрне алмаштыру бара. Эшчеләр күперләрне сәнгати яктыртуга тотындылар.
Болак буенда 374 пирамидаль тупыл утыртылган. Ермакка төшү юлларында хәзерге вакытта рулонлы газон җәяләр. Аларны карап тотар өчен гомуми озынлыгы 6 км булган торбалардан су сибү системасы эшләнелгән.
Куляжев сүзләренә караганда, яңартылган Болакта 22 фонтан эшләячәк (баштагыга караганда, бер фонтан комплексына күбрәк). Аларның барысы да төнге яктырткыч системасы белән эшләнелгән. Моннан кала, конструкцияне үзгәртү һәм фонтаннарны су белән тәэмин итә торган 4 насос станциясен ремонтлау аркасында, аларның агымнары баштагыга караганда югарырак булачак.
“Кем өчендер Болак – ял итү урыны гына, - диде Илсур Метшин. - Ә шәһәр өчен – яхшы итеп карап торуны таләп итә торган җитди гидротехник корылма”. Киләчәктә дә Мэр гидротехник чаралар үткәрергә кушты.
И.Куляжев мәгълүматлары буенча, яңартылган ермакны ачу көне 1-нче июньгә билгеләнгән. Аның сүзләренә караганда, объекттагы эшләр төгәл график буенча бара.
“Болак ермагы – башкару вакыты һәм эшнең сыйфаты буенча да кимчелек-шелтә булмаган сирәк объектларның берсе. Эшләр биредә иртә таңнан да, караңгы төндә дә бара”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.