Шәһәр урамнарында бара торган эшкә көндез генә түгел, төнге вакытта контроль көчәйтелә.
(KZN.RU, 20-нче май). Казан юлларында барган эшләрне контрольгә алуны, шул исәптән төнге вакытта да арттырырга кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедән Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 12-нче майдан алып 19-нчы майга кадәрге атнада подрядчы оешмалар шәһәр юлларында 153 мең кв.метр мәйданда 27 мең тонна асфальтобетон җәйгән.
Ул шәһәр урамнарында башкарылган эш турында җентекле хисап тотты. Шул рәвешле, Островский урамы буенча (М.Җәлил урамыннан алып Астрономия урамына кадәр) асфальтның югары катламы җәелгән. Астрономия урамыннан Пушкин урамына кадәр – асфальтобетонның түбән катламы. “Өч көн эчендә Пушкин урамына кадәрге участокны тәмамлау планлаштырыла”, - диде И.Латыйпов.
Зур Казан боҗрасы участогында Өченче транспорт дамбасыннан алып “Тектоник” тукталышына кадәр сул якта асфальтның югары катламы җәелгән, “Тектоник”тан Мамадыш чишелешенә кадәр уң якта асфальтның урта катламы салынган.
Танк боҗрасыннан алып Даурия - Әмәт магистрале чишелешенә кадәрге участокта асфальтобетонның өске катламы җәелгән.
Асфальтобетонның түбән катламы Копылов урамы буенча (Айдаровтан алып Беломорск урамына кадәр) һәм Сибгат Хәким урамы (Мусин урамыннан алып Меридиан урамына кадәр) буенча җәелгән.
Барлык участокларда да тротуарларны рәктә китерү һәм яшелләндерү эшләре алып барыла, дип өстәде И.Латыйпов.
Ул шулай ук чишелешләрдәге ситуация турында да җиткерде. Аерым алганда, Даурия - Әмәт магистрале чишелендә төп трасса буенча (Әмәт) эшчеләр асфальтобетонның өске катламын җәюгә кереште. Эсперанто – Тихомирнов чишелендә асфальтның түбән һәм урта катламын җәйделәр. “Өске катламын җәергә әзерләнәләр. Бу атнада асфальтобетонны җәю эшләре төгәлләнергә тиеш”, - дип җиткерде И.Латыйпов.
Ул шулай ук ремонт эшләре бару сәбәпле ябык булган участоклар турында да хәбәр итте. Исемлек Казан Мэриясе порталында урнаштырылган.
Шул ук вакытта шәһәрнең урам-юл челтәре объектларында эшли торган подрядчы оешмаларга карата ризасызлар бар. Казан шәһәренең ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, күп кенә подрядчылар эш вакытын нәтиҗәле кулланмыйлар. “Кичә көндезге 3-тә һәм кичке 11-дә эш барышын тикшерүләр үткәрелде”, - диде ул һәм күп кенә объектларда төзүчеләрнең булмавын билгеләп үтте. “Әлеге хәл турында берничә кат кисәтелгән булса да, төнге вакытта эшчеләр Кремль дамбасында һәм Чистай-Әмирхан чишелешендә бөтенләй күренми”, - дип хәбәр итте Р.Ибраһимов. Шәһәрнең үзәгендәге объектларда юл салучы белгечләр аз иде – һәрбер ноктада 4-5 кешеләп.
Эшләрне җитештерүне оештыру буенча кимчелекләр табылмаган, дип өстәде шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы. Патруль-пост хезмәте инспекторлары, аның сүзләренә караганда, юл ситуациясендә кыенлыклар булган очракта юл салучыларга ярдәм итәләр.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, юл салучылар да, төзүчеләр дә эшләр өчен яхшы һава торышыннан максималь дәрәҗәдә файдалынып калсыннар иде дип, искәртте.
“Көндез без штаблар, җыелышлар үткәрәбез, шәһәрдәге төзелешне даими тикшереп торабыз. Көндез контроль җитмәгәч, әйдәгез, кичке режимга күчик. Ул Башкарма комитет Җитәкчесенә, аның урынбасарларына, район администрацияләре башлыкларына урыннарны һәм объектларны бүлешергә һәм кичке тикшерүләр уздырырга кушты. “Төнлә дә эшләргә вакыт җитте”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.