И.Метшин Балаларны яклау көнендә иң беренче чиратта аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге сабыйларга, инвалид һәм ятимнәргә игътибар бирергә кушты.
(KZN.RU, 27-нче май). Казанда Халыкара балаларны яклау көненә әзерләнәләр, билгеле булганча, ул ел саен 1-нче июнь көнне билгеләп үтелә. Бәйрәм чараларына әзерлек турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Мәктәп яны лагерьларында да Балаларны яклау көнендә 15 меңләп укучы катнашачак, әлеге көн мавыктыргыч эшләр декадасын да ачып җибәрә. “28-нче майда “Планетада баларга тынычлык” линейкасы үтәчәк, рәсем бәйгеләре, спорт-күңел ачу чаралары, шулай ук “Үз хокукларыңны беләсеңме” исемендәге викторина оештырылачак. “Безнең ишегалды уеннары” өйрәтү программасы аркылы балалар кайчандыр әти-әниләре уйнаган хәрәкәтле уеннар белән таныша алачак. Педагоглар балаларга җәмәгать урыннарында, су яннарында һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәчәкләр.
1-нче июньдә Казан Кремле территориясендә тәүге тапкыр “Якты шәһәр тылсымчылары” бәйрәме оештырыла. Казанның белем бирү учреждениеләре бәйрәмнең ресурс үзәкләре булып тора. Бу көндә гамәли һәм техник сәнгать күргәзмәләре, спорт ярышлары үтәчәк.
27-нчесеннән алып 30-нчы майга кадәр “Подросток” (“Яшүсмер”) муниципаль учреждениеләрнең район филиалларында гамәли сәнгать күргәзмәләре, концерт һәм конкурс программалары оештырыла. 27-нче майда, сәламәтлекләре ягыннан тайпылышлары булган балаларның социаль-тернәкләндерү үзәгенә 15 ел булу уңаеннан, үзәктәге тәрбиячеләр бәйрәм концерты оештыра. 1-нче июньдә “Кырлай” паркында оештырылачак шәһәр бәйрәмендә “Балалар күзлегеннән дөнья” балалар рәсем конкурсының җиңүчеләре билгеләп үтеләчәк.
8-нче июньдә “Балалар академиясе” базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар иҗатына багышланган “Балачак иле” шәһәр фестивале үтә. Фестиваль барышында вокал, хореография, сәнгатьле уку номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Балалар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен оештырыла торган “Балачак шатлыгы” хәйрия акциясендә, юл-транспорт һәлакәте профилактикасы буенча “Игътибар, балалар!” акциясендә, “Мультфильмнар иленә сәяхәт” интерактив тамашасында, “Балачак бәйрәме” әдәби иртәнлегендә, “Күн тубы” турнирының финал ярышларында катнаша алачак.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге бәйрәм көнендә иң беренче чиратта аз керемле гаиләләрдәге балаларга, күп балалы, инвалид һәм ятимнәргә игътибар юнәлтергә кушты. “Әлеге категориядәге балаларга аеруча игътибар җитми. Беренче эш итеп нәкъ менә шул балаларны кайгыртырга кирәк. Аларга елмаю, җылы һәм кайгыртучанлык бирү – безнең бурыч”, - дип ассызыклады ул.