Бүген Казанның 6 меңләп мәктәп укучысы рус теле буенча БДИ тапшыра.
(KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казанның 6 меңләп мәктәп укучысы аттестат алу өчен беренче мәҗбүри имтиханнарын – рус теленнән БДИ тапшыра. Шәһәр Мэры Илсур Метшин 11-нче сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар теләде һәм бу елдагы БДИ нәтиҗәләре узган елдагыларына караганда яхшырак булыр дигән өметен җиткерде. Мэриядагы эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы буенча ел саен үткәрелә торган педлагогларның август киңәшмәсенә БДИ-2013 нәтиҗәләре җентекле анализ ясарга кушты.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бу елда барлыгы 6012 укучы мәктәпне тәмамлый. Мәҗбүри бирелергә тиешле ике имтиханнан тыш – рус теле һәм математика, укучылар уку йортларына кергәндә кирәк булачак предметларга өстенлек биргән.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге җәмгыять белемен сайлаган – әлеге фәнне 3214 кеше тапшырачак. 1724 укучы БДИ-ны физикадан бирә. Биология (720) һәм химияне (704) сайлаучылар узган елгыдан бераз гына күбрәк. 856 кеше БДИ-ны тарих буенча тапшырачак, 637 - инглиз теленнән, 472 – информатикадан, 364 – рус әдәбиятыннан, 80 – географиядән, 20 - алман теленнән, 19 – француз теленнән, 9 – татар теленнән һәм 1 – испан теленнән.
Быелгы БДИ-ны оештырудагы яңалыклар арасында – “Рус теле” фәне буенча имтиханны тапшыру вакыты 30 минутка артуы (180-нән 210-га кадәр). Шул ук вакытта 4 сәгать үткәрелгән имтиханнарның да вакыты СанПин таләбе буенча 5 минутка кыскартылган (240-тан 235 минутка кадәр). Имтихан тапшыручыларга мобиль элемтә чараларыннан куллану гына түгел, үзләре янында тоту да катгый тыелган.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да уңышлар теләп, шәһәр Мэры район башлыкларына имтиханнарын тапшырып бетергәннән соң һәм чыгарылыш кичәләреннән соң Казанны калдырып китәргә җыенган иң креатив һәм талантлы балаларның исемлеген әзерләргә кушты. “Аларны үзебезнең Казандагы федераль, медицина, энергетик, финанс, техник һәм башка югары уку йортларда калдырыр өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Мэр.
“Казанда алар сайлаган белгечлек буенча белем алып булмаган очракта, аларга шуны җиткерәсе килә: үз шәһәрләрендә аларны көтәләр, башка җирдә белем алгач, кире кайтып, алган тәҗрибәләрен биредә куллана алачаклар”, - дип өстәде Мэр.