Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең 40%-ы җир участокларын сайлады.
(KZN.RU, 27-нче май). Бүгенге көндә Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең 40%-ы җир участокларын сайлады, дип хәбәр итте бүген Мэриядә узган аппарат җыелышы вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Закон гамәлгә кергән вакытта җир участоклары алу өчен чиратта 3,2 мең гаилә булса, бүген алар - 4122 гаилә. Ай саен 100-120 гаилә гариза тапшыра.
Бүгенге көндә муниципалитет һәм яңа хосусый милек ияләре арасында җир участоклары алу-бирү буенча 580 акт имзаланган. Каймар бистәсендә 96% җир кишәрлекләре сайланган, калган гаиләләр Сокурый бистәсе янындагы җирләрне бүлеп бирүне көтә. “Бу атнада Сокурый бистәсе янындагы 166 га җирнең беренче 70 гектарын муниципаль милеккә тапшыру буенча килешү төзү планлаштырыла. Участокларда ызанлау үткәрелгән, 1,5-2 айдан соң Сокурый бистәсендәге җирләрне тарата башлыячакбыз”, - дип дәвам итте Рөстәм Нигъмәтуллин. Илсур Метшин, июль аенда ук күп балалы гаиләләргә кишәрлекләрне бирү өчен, җирләрне рәсмиләштерү эшләрен тизләтергә кушты.
Рөстәм Нигъмәтуллин шулай ук җирләрнең сату-алу предметына әйләнүен ассызыклап үтте. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу – күп балалы гаиләләрнең үз хокукы: өч баланы аякка бастыру – бик зур хезмәт.
“Каймар һәм Сокурый белән генә чикләнеп булмаячагы инде бүген үк ачык, яңа җирләр эзләүне дәвам итәргә кирәк. Авыллы районнарга караганда, безгә җир эзләү 100 тапкырга авыррак. Әлеге сорауны шәхси контроле астында гына тотып калмыйча, яңа җирләр эзләүдә дә ярдәм иткәне өчен, ТР Президентына рәхмәт”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Каймар бистәсе янында Казанның күп балалы гаиләләре өчен 300 га җир участогы, Сокурый бистәсе янында 166 га җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, Каймар тирәсендә булачак бистә мәйданын тагын 53 гектарга арттыру планлаштырыла. Шулай итеп, әлеге райондагы җир кишәрлекләре якынча чират буенча таратканда 10 елга җитәргә тиеш.
Илсур Метшин тагын бер мәсьәләгә басым ясады – закон буенча бистәләрдә инфраструктура төзү каралмаган, ә бу – эшнең иң кыйммәтле өлеше. “Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә чишелер, дип өметләнәбез. Бер муниципалитет, хәтта республика ярдәме белән дә, инфраструктура төзү – ул үз эченә юллар, инженер челтәрләрен ала - мәсьәләсен тиз генә хәл итә алмый. Безнең Казан янында 30 ел элек төзелеп тә, бүген генә су, газ белән тәэмин ителгән бистәләр бар, шул ук вакытта аларда юллар һаман да юк”, - дип ассызыклап үтте шәһәр башлыгы.