Олимпиада нәтиҗәләре буенча Казандагы иң яхшы мәктәпләр өчлегенә 2-нче лицей-интернат, КФУ каршындагы лицей һәм 131-нче лицей керде.
(KZN.RU, 27-нче май). Казан Мэры Илсур Метшинның мәктәптә уздырылган олимпиада җиңүчеләреннән булачак Кулибиннар, Туполевлар, Завойскийлар чыгачагына шиге юк, үзләрен һәм үзләренең талантларын күрсәткән бөтен балаларга да булышлык күрсәтергә кирәк, дип билгеләде ул. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә, 2012-2013 уку елына якынча нәтиҗәләрне тыңлаганнан соң, шәһәр башлыгы шундый фикер җиткерде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәндәге Казан мәктәпләре иң яхшылары дип табылды: 2-нче номерлы лицей-интернат (әлеге мәктәп укучылары олимпиадаларда 43 призлы урын яулаган), КФУ каршындагы лицей (38 призлы урын), 131-нче номерлы лицей (30 призлы урын), 122-нче номерлы гимназия (26 призлы урын), 19-нчы гимназия-интернат (призлы урын).
“Мәктәп елларында ук олимпиадаларда катнашкан балаларга эшләү, җиңү һәм һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булу теләге салына. Шуңа да булачак талантларны иң мөлаем роза чәчәген саклап үстергән кебек тәрбияләргә кирәк. Артта калган мәктәпләр турында да онытырга ярамый. Бездә икелегә укучылар башлангыч сыйныфларда ук билгеләнә һәм мәктәп еллары буена шул ярлык белән укый. Икелегә укучыларны уртача дәрәҗәгә җиткерү бурычын куярга кирәк”, - дип саный шәһәр башлыгы.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин мәгълүматларына караганда, быелгы уку елында Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этапларында Казан мәктәпләрендә укучы 247 бала җиңгән һәм призлы урын алган (2012 елда – 233). Шуларның 41-е, якынча мәгълүматлар буенча, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының соңгы этапларында җиңү яулаган. Шәһәр Мэры ярдәме белән быел олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар, аларны әзерләүче укытучылар өчен булдырылган фонд ике тапкырга арттырылган: шәһәр бюджетыннан 10 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Казан укучыларының бөтенроссия дәрәҗәсендә ирешкән уңышлары турында да билгеләп үтү зарур: VII Бөтенроссия конкурсында 5-нче номерлы лицей һәм 1-нче татар гимназиясе укучылары командасы – I дәрәҗәле диплом белән һәм Кадетлар интернат -мәктәбе командасы II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнгән.
122-нче гимназиянең 10-нчы сыйныф укучысы Никита Чернега Болгарияда математика буенча узган Халыкара олимпиадада абсолют җиңүче дип табылган. Ул шулай ук “Татарстан Республикасының ел укучысы” исеменә дә лаек булган.
Истамбул шәһәрендә 17-нче майдан алып 22-нче майга кадәр узган 21-нче Халыкара экология проекты олимпиадасында җиңү ахыргыларының берсе булып тора. 2-нче номерлы лицей-интернат укучылары “Суны молекуляр чистарту методы” проекты өчен –алтын һәм “Автоматик ысул белән су сибү ярдәмендә түбәләрне яшелләндерү нәтиҗәле системасы” проекты өчен бакыр медаль алып кайтканнар.
“Бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадада җиңүләрнең саны мәктәпнең уңышлары турында сөйли, бу аның эш күрсәткече дә булып тора”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.