Узган атнада подрядчы оешмалар шәһәр юлларында 79 мең тоннадан артык асфальтобетон җәйгән.
(KZN.RU, 27-нче май). Казанда ясалып килә торган юллар, алар янындагы тротуар, светофор, җәяүлеләр кичү юлындагы бөтен эшләр тәмамланганнан соң гына әзер дип саналырга мөмкин. Бүгенге киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин юл төзүчеләргә июнь аенда шундый вак-төяк эшләр белән шөгыльләнергә кушты.
“Ясалып бетмәгән бернинди объект та булмаска тиеш: бер урында юл чаты почмагы бетмәгән, икенче урында кое кырыйлары төзек түгел. Без игътибарыбызны шундый вак кына әйберләргә дә юнәлтергә тиешбыз”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Киңәшмәдә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, 19-нчы майдан алып 26-нчы майга кадәрге атнада подрядчы оешмалар шәһәр юлларында 79,3 мең тонна асфальтобетон җәйгән. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар тәүлегенә 11-12 мең тонна асфальтобетон җәя.
Ильгиз Латыпов отчитался о проведенных дорожных работах. В частности, финишный слой асфальтобетона уложен по правой стороне участка Большого Казанского кольца от Третьей транспортной дамбы до ул.Журналистов, с обеих сторон по пр.Победы на участке от ул.Ломжинская до Закиева.
Илгиз Латыйпов башкарылган юл эшләре хакында хисап тотты. Аерым алганда, асфальтобетонның финиш катламы Зур Казан боҗрасының уң ягы буенча Өченче траспорт дамбасыннан алып Журналистлар урамына кадәр, Җиңү проспектының ике ягында да Ломжа урамыннан Зәкиев урамына кадәрге участокта.
Илгиз Латыйпов хәбәр итүенчә, бүген төнлә Компрессор заводы янындагы юлда ремонт эшләре башланачак, шуңа бәйле рәвештә 21 сәгатьтән алып Себер тракты – Ямашев проспекты чишелешендәге хәрәкәт өлешчә туктатылачак. 30-нчы майда Ямашев проспекты-Гаврилов урамы чишелешендә, ә 2 июньдә – Ямашев проспекты-Ибраһимов проспекты чишелешендә юл эшләрен башлау планлаштырылган.
Моннан тыш, Илгиз Латыйпов сүзләренә караганда, Оренбург тракты ягыннан Әмәт магистраленә кадәр Даурия урамындагы юл эшләрен тәмамлау планлаштырыла.
Илсур Метшин юл эшләре барган вакытта юлларда хәрәкәт ябылып тору хакында матбугатта, шулай ук кисәтү билгеләре ярдәмендә шәһәр халкына хәбәр итеп торырга кушты. ”Билгеләр ябылган юлдан 10 метр арада түгел, ә җитәрлек ераклыкта урнаштырылган булырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казан шәһәренең ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итүенчә, узган атна нәтиҗәләре буенча юлларда ремонт эшләре алып баруда җитди кисәтүләр булмаган, нигездә, шелтәләр юл тамгаларын салуга бәйләнешле ясалган, алары да подрядчылар тарафыннан вакытында төзәтелгән.
Узган атнада төзүчеләр сезон башыннан бирле барган юл төзелешендәге ясалып беткән 1 млн. квадрат метрлы “бусаганы” атлады, бу планлаштырылган эшләрнең яртысыннан күбесе, дип ассызыклады Илсур Метшин. “Һава торышы яхшы булганда, максимум көч куеп эшләргә кирәк, 3 сменада. Эшне катырак сорарга һәм яхшырак оештырырга кирәк”,- дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.