Илсур Метшин КФУ юридик факультетының чираттагы Попечительләр советын уздырды.
(KZN.RU, 27-нче май). Шәһәрнең район администрацияләре базасында күптән түгел генә ачылган түләүсез юридик консультацияләр үзләренең нәтиҗәлекләрен дәлилли башлады. КФУ-ның юридик факультеты студентлары һәм укытучылары аз керемле казанлылар өчен төрле бәхәсле мәсьәләләр буенча 45 консультация үткәргән. Бу хакта Илсур Метшинга КФУ юридик факультетының чираттагы Попечительләр советы вакытында хәбәр иттеләр.
Шәһәрлеләргә КФУ юридик факультеты студентлары белән укытучылары ярдәм күрсәтә торган бушлай юридик клиникаларны Казанның 4 районында ачу карары агымдагы елның март аенда Илсур Метшин рәислегендә узган Попечительләр советы барышында кабул ителде.
Бүген юридик клиника эшчәнлекләренең беренче исәп-хисабы белән КФУ юридик факультеты гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты Владимир Васькевич чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, мондый төрдәге юридик ярдәм шәһәрлеләр арасында зур популырлык казанып килә. Мисал өчен, әле кичә генә Советлар районында консультация алырга студентларга 13 кеше мөрәҗәгать иткән. Көн саен килүчеләр саны арта. Клиникаларны ачканнан бирле – 6 майдан – район администрацияләрендә 45 консультация үткәрелгән.
Түләүсез юридик клиникалар хәзерге вакытта 4 район администрациясендә һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә эшли. Кабул итүне КФУ-ның юридик факультеты студентлары һәм укытучылары башкара. Әлеге практикага 14 студент һәм 44 укытучы җәлеп ителгән, дип хәбәр итте В.Васькевич. Әлеге “урын”нарда кабул итү көннәрендә консультация үткәрүдән тыш, булачак юристлар шулай ук укытучылары белән берлектә барлык гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә язмача да җаваплар әзерлиләр.
“Юридик ярдәм алу максаы белән күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Иң күп бәхәсләр җир, хезмәт, гаилә, торак, шулай ук социаль яклау һәм коммуналь түләүләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча”, - диде КФУ доценты.
Юридик клиникаларны материаль-техник яктан тәэмин итүгә килгәндә, В.Васькевич район администрацияләрендә махсус кабинетлар бүленгәнлеген һәм барлык шартлар да булдырылганлыгын билгеләп үтте. Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясендә генә юридик клиникаларның әһәмиятлелеген тиешенчә аңлап бетермәү бердәнбер проблема булып кала. Анда кабинет исәп-хисап үзәгендә өске катта урнашкан, бу исә гражданнар өчен дә, студентларның үзләренә дә кыенлык тудыра. Кабул итүне коридорда үткәрергә туры килә. Илсур Метшин тиз арада әлеге проблеманы чишәргә кушты. “Юридик клиниканы болай итеп ачканчы, бөтенләй ачып тормау яхшырак”, - дип өстәде ул.
“Тулаем алганда, программа эшләп китте, гражданнар зур теләк белән киләләр һәм яхшы юридик ярдәм алалар”, - дип билгеләде В.Васькевич. Мондый тәҗрибәдән соң, студентлар югары уку йортыннан да чын белгечләр булып чыга һәм иркен рәвештә юридик консультантлар булып эшли ала.
Июль-августта юридик клиникалар вакытлыча эшләрен туктатып тора, бу исә профессор-укытучыларның – отпуск ялларына, студентларның каникулларга китүе белән бәйле.
Илсур Метшин юридик клиникалар эшен оештыруда актив катнашкан КФУ укытучыларына, студентларга рәхмәтен белдерде. “Безнең өчен бу бик тә әһәмиятле эш һәм бу әле юлның башы гына, киләчәктә юридик ярдәм һәрбер казанлының тормышында аерылгысыз өлешкә әйләнәчәк. Яшьләр өчен тәҗрибә туплау ягыннан менә дигән мөмкинлек бу, “үзеңне чыныктыру” һәм сынау, укытучылар өчен исә - студентларына практика вакытында карау, ә аз керемле гаиләләр өчен – зур таяныч”, - дип ассызыклады Мэр һәм юридик клиникаларны оештыруны 15-нче августтан дәвам итәргә кушты.
Утырышта шулай ук Попечительләр советы әгъзалары КФУ юридик факультеты чыгарылыш курс студентларының ассоциациясен булдыру турында мәгълүмат тыңладылар һәм киләсе кварталга эш планы буенча фикер алыштылар. Очрашу ахырында Илсур Метшин КФУ-ның Попечительләр советы исеменнән факультетка спорт формалары алу мөмкинлеге бирә торган таныклык тапшырды һәм юридик факультетның иң алдынгы студентлары исемлеген әзерләргә кушты, аларга Универсиада ярышларына билетлар биреләчәк.