Казан Мэры “Тема” тапшыруында катнашты.
(KZN.RU, 22-нче апрель). “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында сүз юлларны ремонтлау, чүп белән көрәшү һәм Универсиадага әзерлек турында барды. Тапшыруда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Җиңү – барыбызга бер
Тапшыру Казанны РФ муниципаль берәмлекләре арасында үткәрә торган бәйгедә җиңүе белән тәбрикләүдән башланып китте. Тапшыруның алып баручысы Алексей Кулешовның “Әлеге титулга ничек карыйсыз?” дигән сорауга шәһәр башлыгы бу җиңүнең Казан Мэриясенең генә хезмәте түгеллеген билгеләде. Һәр предприятие, һәр казанлының үз өлеше барлыгын ассызыклады Илсур Метшин. Әлеге югары бәяне раслау өчен алга таба да шактый эшләргә туры киләчәген билгеләде.
Чүп, җыештыру өмәсе һәм төзекләндерү турында
Казанның Россия дәрәҗәсендә югары бәя алуына карамастан, шәһәр халкының күбесе пычрак һәм чүп-чарга зарлануын дәвам итә. И.Метшин шәһәр предприятиеләренең күбесе территорияләрне җыештырырга чыкканлыгын да билгеләп үтте. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр башлыгы шактый пычрак һәм тузан таралган төзелеш мәйданчыкларын нык контрольгә алуны йөкләде. Шулай ук ул рөхсәтсез чүплек һәм өемнәрне ачыклау һәм бетерү эшен активлаштыруны таләп итте. Бүгенге көндә АТИИ хезмәткәрләре 44 рөхсәтсез чүп җыю урыннарын ачыклады.
“Үзгәрешләр бар, - диде шәһәр башлыгы. – 198 рөхсәтсез чүплек оясы теркәлгән вакытларны да хәтерлим. Хәзерге күрсәткечне җиңә алачагыбызга ышанам”.
Шәһәр башлыгы чираттагы тапкыр территорияләрне шәһәрлеләрнең үзләренең чүпләвен билгеләде. 27-нче апрель көнне гомумшәһәр җыештыру өмәсе булачагын искә төшерде, шәһәр халкын әлеге чарада катнашырга чакырды.
Һәр казанлыга – берәр бәйләм
2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында 2 млн.кв.м артык территория төзекләндереләчәк. Нигездә ул Бөтендөнья студентлары уеннары кунаклары һәм катнашучылары хәрәкәт итәчәк маршрутларга кагылачак. Бүгенге көндә “Горводзеленхоз” тресты” МУП 2400-ләп агач утырткан. Предприятиенең питомникларында утырту өчен 5 млн чәчәк үсентеләре әзер. “Һәр казанлы җәйгә биш чәчәктән торган чәчәк бәяләменә ия булачак дигән сүз”, - арифметик хисапларын китерде Мэр.
Болак ермагында зур эшләр башкарылачак. Яңа үсентеләр, фонтаннар һәм төзекләндерү элементлары булган ермакны казанлылар һәм башкала кунаклары июньдә күрә алачак. Шулай ук Ишкәк ишү каналы, яр буйлары территорияләрен дә төзекләндерү көтелә.
Төзекләндерү парадокслары
Тапшыру барышында Казан Мэрына Тукай урамы буенча 9-нчы номерлы йортта яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул ишегалдында эшләү барышында яшеллекләргә зыян салган ремонт бригадалары эшенә зарланды. Аларны үз вакытында биредә яшәүчеләр утырткан. “Бер ханымны моны күргәннән соң “ашыгыч ярдәм” машинасында алып киттеләр”, - дип борчылды шалтыратучы ханым.
“Мине, әлбәттә, “ашыгыч ярдәм” машинасында алып китмиләр, - дип җавап бирде И.Метшин. - Әмма кайбер эш-гамәлләр мине шаккаттыра. Мисалга, “Регина” кунакханәсенә коммуникацияләр салу нәтиҗәсендә Тукай урамында сквер һәм урам брусчаткасы зыян күргән”. Хәзерге вакытта Казанда 1500-ләп ордер ачык хәлдә калган (аңлатып китик, биредә төзүчеләрнең грунтны ачып, эш башкарганнан соң, элеккеге төзекләндерү хәленә кайтармыйча, башка объектларга китүләре турында сүз бара).
Шәһәр башлыгы шуны да билгеләде, шәһәрнең яше һәм иске коммуникацияләр җир эшләрен грунтка һәм төзекләндерү элементларына зыян китерергә мәҗбүр итәләр. Әмма, барлык ябылмаган ордерлар профильле шәһәр хезмәтләре контролендә кала һәм билгеләнгән вакытка “ябылачак”.
Ах, юллар!
Быел Универсиада аркасында Казан 15 километр яңа юллы булачак, дип искә төшерде И.Метшин. Бу исә шәһәрнең гамәлдәге юл челтәреннән 15%-ны тәшкил итә. Яңартылган һәм Пушкин, Сибгат Хәким (Чистай урамының дублеры булачак), Роща Фрунзе кебек яңа салынган юллар тиздән ясалып бетәчәк, күбесе – хәрәкәт өчен ачык.
Шәһәр башлыгы 2012 елда Казанда юллар төзү һәм ремонтлауга бюджеттан 5 миллиард тотылганын искә төшерде, шул ук вакытта муниципаль бюджет ел саен транспорт салымнары һәм җыемнары хисабына 700 миллионлап кына җыя.
Транспорт чишелешләренә килгәндә, кайберләренең ачылуын казанлылар зур түземсезлек белән көтә, алар билгеләнгән вакытка әзер булачак, дип ышандырды шәһәр башлыгы. Ул быел поселокларда юл ремонтлауга Казан бюджетында 50 миллион каралганын искә төшерде.
“Шәһәр поселоклар белән генә түгел, юллары белән үсте, - диде И.Метшин. - Әйе, поселоклардагы юлларга каралган сумма зур түгел, әмма кайберләрендә, аерым алганда, Отары поселогында, Нокса авышлыгы урамында эшләр башкарылачак”. Шәһәр башлыгы Казан бюджетына өстәмә акча кергән очракта, алар поселок юлларына тотылачагын да хәбәр итте.
Казанлыларның шелтәләре күп булган җәяүлеләр кичү урыннарында турында сөйләгәндә, И.Метшин хәзерге вакытта күбесенең шәһәр балансына тапшырылмаганын билгеләде. “Җитешсезлекләр ачыклану аркасында без аларны кабул итмибез. Шәһәр карамагына тапшырылганнан соң без аларны лаеклы хәлдә тотачакбыз”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы.
Канада циркының Казан балалары
Тиздән җитәчәк җәйнең төп чарасы – 2013 елгы Универсиада турында истә тотып, студиядә шәһәр хакимиятенең “Cirque du Soleil” күрсәтәчәк шоуда катнашу өчен сәләтле балалар сайлап алу турында да сүз булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге урамда күрсәтеләчәк шоу Универсиада Паркында 7-17 июль көннәрендә узачак. Шуны да әйтергә кирәк, уеннарның берәр ярышына алган билет белән Дю Солей циркына түләүсез барып булачак, шул ук вакытта җәмәгать транспортыннан да бушлай кулланып була.
Алып баручының “Казанлылар студентларның спорт ярышларына барырмы икән” дигән соравына И.Метшин уңай җавап бирде. “Хәзер, Универсиада башланганчы 70 көн кала төрле ярышларга билетларның 11 %-ы сатылган. Шэньчжэн һәм Белгород (узган елларда студентлар уеннарын кабул иткән шәһәрләр) белән чагыштырганда, бу бик яхшы күрсәткеч”, - дип фикерен белдерде Татарстан мәркәзе башлыгы.
“Бөтен дөньядан иң яхшы спортчылар җыелачак чараларга бармау гөнаһтыр. Шундый матур бәйрәмдә катнашмый калмассыз дип ышанасы килә. Сез – Универсиаданың төп кунаклары”, - дип ассызыклады Мэр, Казан халкына мөрәҗәгать итеп.