Классик колоннадалы бина проектын бүген Казан Мэрына тәкъдим иттеләр
(KZN.RU, 23-нче апрель). Халыкара бренд “Novotel” кунакханәсе төзелеше проектын бүген Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр Ратушасында тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим итү чарасында шулай ук Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Accor Group” (“Russian Management Hotel Company”) компаниясенең Россия һәм БДБ буенча генераль директоры Алексис Деларофф, Россия һәм БДБ-дә “Accor”ны үстерү директоры Филипп Бон, “УК “Камглавстрой” ААҖ генераль директоры Валерий Самилов, “Профит групп” ААҖ директоры Дмитрий Битунов, “ОМС-Лада” директоры Алексей Ваганов, “Форум” АПМ проектының баш архитекторы Максим Смирнов һәм башкалар катнашты.
Составына 120 номерга исәпләнгән 4 йолдызлы кунакханә керәчәк административ-эшлекле үзәк Чернышевский – Дзержинский урамнары киселешендә төзеләчәк. Архитектур карар аның шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашуын исәпкә алып һәм “Черек күл” паркы янында булуын исәптә тотып эшләнгән. Шулай итеп, үзәк фасад композициясен классик стильдә булган колоннада бизәп тора. Бинаның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.м тәшкил итә, биредә офис өлеше, фитнес-үзәк, ресторан, 2 конференц-зал урнашачак. Проектта җир асты парковкасы каралган. “Бинаның билгеләнеше рөхсәт ителгән файдалану төрләренә каршы килми”, - дип аңлатты проектның баш архитекторы.
Алексис Деларофф Мэрга Казандагы “Novotel” проектының Россия буйлап алтынчы булачагын хәбәр итте. “Бүгенге көндә сезнең илегездә безнең 5 кунакханәбез урнашкан: 3-се Мәскәүдә, Петербург һәм Екатеринбургта – берәр”, - дип сөйләде ул.
“Accor Group” – иң эре дөньякүләм кунакханә челтәрләренең берсе. Компания милкендә һәм идарәсендә бөтен дөнья буйлап 4 мең кунакханә, аларның гомуми номер фонды 500 мең номер тәшкил итә, “Sofitel”, “Pullman”, “Mercure”, “Novotel”, “Ibis”, “Switch Hotels”, “Etap”, “Atria”, “Formula 1”, “Red Roof”, “Motel 6”, “Studio 6”. Казанда “Accor Group” 2009 елда ачылган “Ibis” кунакханәсе белән тәкъдим ителә. Кунакханәдә 187 урынга исәпләнгән 155 номер бар, 2 конференц-зал, җир асты паркингы. “Ibis” – Казанда халыкара кунакханә челтәреләренең беренчесе.
“Казанда без ялгыш кына түгел, - диде Алексис Деларофф. – Безнең “Ибис” белән бик әйбәт эш тәҗрибәсе”. Аның сүзләренә караганда, кунакханәдән файдалану стабиль, 70% тәшкил итә, бу исә Петербургтагы шундый ук кунакханәдәге күрсәткечтән шактый күбрәк.
“Сезнең брендыгызны Казанга килүен ихластан сәламлибез, - диде үз чиратында Илсур Метшин. – Җөмһүриятебез башкаласына мондый кунакханә маркалары килүе безнең өчен яхшы билге”.
Төзүче компаниянең генераль директоры ( “УК “Камглавстрой” ААҖ) Валерий Самилов шуны хәбәр итте, төзелеш проектларны раслап килешенгәннән соң башланачак – якынча бу елның август аенда. “Бездә эскизлар бар, без аларны заказ бирүче таләп иткән стандартка якынайттык һәм проектлаштыру эшенә тотындык. Моңа 3-4 айлап вакыт узачак”, - дип хәбәр итте В.Самилов. Аның сүзләренә караганда, кунакханәне куллануга тапшыруның якынча вакыты – 18-24 ай.
“Универсиадага без кунакханәләрнең җитмәвен сизәчәкбез. Казанга килергә теләүчеләр саны безнең кунакханәләрнең мөмкинлекләреннән күбрәк. Универсиададан соң да шәһәрдә спорт, икътисад, мәдәни һәм башка чаралар шактый күп узачагына ышанам. Шуңа күрә шәһәребезгә кунакханәләр бик кирәк”, - дип сөйләде И.Метшин.
“Казанга килүебез биредә яхшы һәм матур кунакханә салырлык мөмкинлекләр барлыгына ышануыбыз белән бәйле, аның керем китерерлек итеп эшләтеп тә җибәреп булачак. Бу тиктомалдан эшләнгән ачылыш кына түгел, бу бизнес”, - дип билгеләде Алексис Деларофф.
Шәһәр башлыгы үз чиратында Казанда компания проектларының уңышлы булуы шәһәрдә актив рәвештә туризм һәм бизнесның үсүе турында хәбәр итә.