Универсиада студотрядлары эшкә тотынды.
(KZN.RU, 24-нче апрель). Универсиаданың студентлар отрядлары Казанны төзекләндерү эшләренә тотынды. Шәһәр скверларының берсен яшелләндерү эшләренә тотынган егетләр-кызлар белән эш сәфәре барышында бүген Казан Мэры Илсур Метшин очрашты һәм алар белән бергәләп агач утыртты.
Билгеле булганча, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артындагы яшел зонада Казан автотранспорт техникумының 2-нче һәм 3-нче курс студентлары хезмәт итә. Яшьләр территорияне җыештыралар һәм “Горводзеленхоз” МУП белгечләре белән агач утырталар. Предприятие башлыгы Роза Җәббарова хәбәр иткәнчә, скверда 120 биек юкә, матур газон, ә түтәлләрдә - күпьеллык чәчәкләр.
“Безнең студентларыбыз тәртипле, хезмәт отрядына уку белән проблемалары булмаганнарны сайлап алдык, икелегә укучылар юк монда”, - ди техникумның уку-җитештерү эше буенча директор урынбасары Рәфкат Зарипов. Студентлар төзекләндерү буенча алып барган эшләр дәвамында укудан азат ителгән һәм дәресләргә ирекле графикта йөриләр. Сессияне бирү бер атнада – эш, икенче атнада – имтиханнар тапшыру принцибы буенча бара. Эш көннәре 8-дә башлана көндезгә 3-тә тәмамлана. Яшьләрнең һәрберсе белән эш килешүе төзелгән, аларның эшенә түләнә.
Студентлар белән аралашу барышында Илсур Метшин отрядларга үз теләкләре белән язылулары турында кызыксынды. 2-нче курс студенты Руслан Петров әйткәнчә, аңа эшләргә ошый: “Үз шәһәребезгә ярдәм итәргә һәм Универсиада алдыннан яшелләндерүгә үз өлешебезне кертүгә без бик шат”, - дип өстәде ул.
“Кемдер илебез данын спорт ярышларында яклаячак. Сез аны монда яклыйсыз. Сез – “Казанның төзекләндерү җыелма комнадасы” әгъзалары. Хезмәт җиңүләре дә бик мөһим. Чакыруыбызга уңай караганыз өчен рәхмәт. Эш күләме шактый, сездән башка булдыра алмас идек”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр егетләр һәм кызларга.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр башлыгының шәхси йөкләмәсе буенча формалашкан төзекләндерү отрядларына Казанның югары һәм урта уку йортларыннан 549 студент язылган. Бу адым шәһәр хезмәтләренең махсус күнекмәләр таләп итмәгән өстәмә эшче көчләрне табу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәчәк. Әлеге егетләр-кызлар өчен бу эш Универсиаданың кунакчыллык зоналарында акча эшләү мөмкинлеге генә булып калмыйча, яхшы җитештерү практикасы да булып торачак.
“Студотрядларда эшләп, студентлар Универсиада әзерлегенә үзләреннән өлеш кертүләрен тоя. Эштә үзләрен актив күрсәткәннәрне Универсиаданың спорт ярышларына билетлар белән бүләклиячәкбез, әлеге билетлар белән Универсиаданың Мәдәни паркына да эләгеп булачак”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм, берничә елдан балаларына сөйләрлек булсын өчен, студентларга үз куллары белән утырткан һәрбер агачны истә калдырырга кушты.
Павюлюхин-Эсперанто киселешендәге сквердан кала, төзекләндерү буенча студентлар отряды инде хәзер үк Болакта, шулай ук Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү урынында эшлиләр. Төп эшче көчләр исә май башыннан эшкә тотыначак.
Тулаем алганда “Горводзеленхоз” МУП көче белән Татарстан башкаласында 4 мең агач һәм 15 мең куаклык утыртыла. Бу атнада куаклыкларны утыртып бетереп, күпьеллык чәчәкләрне утырта башларга планлаштыралар. Моның өчен 5 млн. берәмлек чәчәк үсентеләре әзерләнгән.