Форум ачылышы тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 25-нче апрель). Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтә торган идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басарга мөмкинлек бирәчәк. Бүген 8-нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде.
Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Республика башлыгы чарада катнашучыларга уңышлар теләде һәм партнер-компанияләргә рәхмәт сүзләре әйтте.
Исегезгә төшерәбез, Казан венчур ярминкәсендә катнашучылар "түгәрәк өстәл", семинарлар кысаларында венчур капитал һәм туры инвестицияләү өлкәсендә практик тәҗрибәләре белән уртаклаша, гомуми проблемалар буенча фикер алыша, үз компанияләренең үсеш стратегияләрен билгели һәм киләчәктә бизнес үсеше өчен нигез әзерли алалар.
2013 елда Казан венчур ярминкәсендә European Tech Tour, Турыдан-туры һәм венчур инвестицияләвенең Европа ассоциациясе (EVCA), “Россия Венчур Компаниясе”, Бизнес-фәрештәләр Европа ассоциациясе (EBAN), DFJ VTB Aurorа, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР), Технологик үсеш Россия фонды, Сколково фонды һәм башкалар катнашты.
Ачу тантанасыннан соң ук кунаклар Казан венчур ярминкәсе компанияләре – экспонентлары белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.