Бүген – Габдулла Тукайның тууына 127 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин бөек татар шагыйренең һәйкәленә чәчәк салды.
(KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге скверда бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салу тантанасы булды.
Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади зыялылар вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
Габдулла Тукай (1886-1913) – татар халкының бөек шагыйре, тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салучы һәм аның классик стилен булдыручы халык шагыйре буларак кереп калды.
Видеорепортаж