2013 елгы Универсиадага Иске Татар бистәсендә 2 кунакханә-ресторан комплексы ачылачак.
(KZN.RU, 26-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсендәге реставрацияләү эшләре белән танышып кайтты. Сәфәр Мәрҗани урамындагы 40/1-нче йорттагы Апанаевлар утарыннан башланып китте һәм Каюм Насыри урамына кадәр дәвам ителде.
Шәһәр башлыгы Мэр урынбасары Оскар Прокопьев һәм “Иске шәһәр” префектурасы башлыгы Линар Закиров озатуында Каюм Насыри урамы, 3 һәм 5 адресы буенча урнашкан реконструкцияләнә торган Казаков һәм Кушаевлар утарларында булды. Милекче – “Камастройинвест” компаниясе – реконструкцияләнә торган объектларда татар аш-сулары һәм Иске Татар битәсе өчен традицион булган сөт, ит һәм башка кибетләрдән торган кунакханә-ресторан комплексын урнаштырырга планлаштыра.
Мэр бина концепциясен хуплады һәм комплекска исем куйганда бистәнең “тарихын торгызырга” кушты. “Әлеге райондагы сәүдәгәрләрнең һәм җирле халыкларның кибетләре нинди атамалар белән йөртелгәнен белергә кирәк, Иске Татар бистәсе архитектурасы гына түгел, борынгы топонимнар да шул вакыттагы рухны чагылдырырга тиеш”, - дип йомгаклады ул.
Соңыннан Мәрҗани урамына юл тоттылар. 8-нче йортта “Татар бистәсе” кунакханә-ресторан комплексы урнашачак. “Татинтер Ресторантс” генераль директоры Зөфәр Гаязов сөйләп узганча, комплексның беренче катында чүлмәк мастерское һәм тимерчелек, сувенир кибете белән татар халкы һөнәрләре галереясе урнашачак. Традицион ризыкларны әзерләү өчен биредә татар, Испания һәм Италия утын мичләре куелган.
Бина эчендә кунакханә булдыру планлаштырыла, Кабан күленә караган “кышкы бакча” һәм җәйге күзәтү мәйданчыгы. Зөфәр Гаязов сүзләренә караганда, Сабитовлар Утары ишегалдындагы территорияне төзекләндереп бетерүгә, тантаналы мәҗлесләр һәм җәйге концертлар оештырып булачак, моның өчен җиңел җыела торган конструкцияләр булдыру кирәк. Комплекс Казандагы XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарына кадәр ачылыр дип көтелә.
Мәрҗани урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бина эчендәге кунакханә каралган объектларның соңгысы булды, аны да “Камастройинвест” реконструкцияли.
Линар Закиров KZN.RU-га җиткергәнчә, мәдәни мирас һәйкәлләрен реконструкцияләгәндә, көтелмәгән очраклар килеп чыгу аркасында, эшне тапшыру вакытларын үзгәртеп торырга туры килгән. “Мәсәлән, киләчәк префектура бинасын реконструкцияләгәндә, фундаментның бик начар хәлдә булуы ачыкланды, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән белгечләр чакырырга туры килде”, - дип билгеләде ул.
Исегезгә төшерәбез, бина милекчеләре фасад һәм түбә эшләрен Казанда үтәчәк 2013 елгы Универсиада барышына кадәр төгәлләргә тиешләр, шулай да күпчелек объектларда инвесторлар элеге вакытка эчке отделка эшләрен дә өлгертергә ниятлиләр.
Линар Закиров фикеренчә, бистәдә булдырыла торган туристик инфраструктура – шәһәр кунаклары өчен генә төзелгән уникаль объектлар түгел. Бу казанлылар өчен гаилә белән ял итү урыны булачак. Биредә хәзерге вакытта югалып бара торган татар һөнәрчелекләрен күреп булачак.
“Ике Татар бистәсен торгызганнан соң, без Мәрҗани, Каюм Насыйри, Зәйни Солтан, Фатыйх Кәрим һәм хәтта соңгы вакытларда ябылып торган, тиздән яңа тормыш алачак Күнче урамнарында да борынгы тарих атмосферасын булдырырга дигән комплекслы бурыч куйган идек”, - дип йомгаклады префект.