27-нче апрельдә шәһәркүләм җыештыру өмәсе үтәчәк.
(KZN.RU, 22-нче апрель). “Чүп белән генераль көрәш” дип атады шәһәрне санитар чистарту буенча барган икеайлыкны Казан Мэры Илсур Метшин һәм шәһәрне җыештыру өмәсендә барлык предприятиеләр, оешмалар, шулай ук шәһәр халкын катнашырга чакырды. “Төзекләндерү муниципаль предприятиеләре көче белән генә әлеге мәсьәләне хәл итә алмыйбыз”, - дигән фикер белдерде ул бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
Киңәшмәдә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, шәһәрне санитар чистарту буенча алып барган чараларда көн саен уртача 3600 кеше һәм 153 төрле махсус техника берәмлеге катнаша.
“Җыештыру икеайлыгы башланганнан бирле шәһәр территориясеннән 86 мең кубометр төрле калдыклар җыеп алынган һәм күмү полигоннарына чыгарылган, шул исәптән көнкүреш чүбе – 69 мең тонна һәм 16,5 мең эре габаритлы чүп”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
Моннан тыш, профильле комитет рәисе мәгълүматларына караганда, 5,7 млн квадрат метр мәйданлы машиналар йөрү өлеше җыештырылган, бу исә планнан 29% тәшкил итә. 3,9 млн кв.метр яшел зона чистартылган (планнан – 23%). Юллар пычрактан чистартылган, актив рәвештә юыла, калган урамнарны чистарту буенча эшләр алып барылды, дип хәбәр итте ул.
Шулай ук урам-юл челтәре, ут баганалары, светофорлар һәм юл тамгаларын юу һәм ремонтлау буенча эшләп алып барыла. Торак секторда 5,6 млн кв.метрдан артык ишегалды территория тәртипкә китерелгән, бу исә план күрсәткечләреннән 30% тәшкил итә.
Хәзерге вакытка “Трест “Горводзеленхоз” МУП 2400 агач утырткан.
Озакка сузылган кыш өчен төзекләндерү предприятиеләре җыештыру чараларына соңрак тотынырга мәҗбүр булганлыгын да билгеләде Игорь Куляжев. Планлаштырылган чараларны 9 майга тәмамлар өчен, шәһәрдәге санитар чистарту эшләрен активлаштырырга кирәк.
Илсур Метшин, үз чиратында, яз шартлары шәһәрнең чистылыгы торышына тәэсир итә алмаганлыгын билгеләде. “Без һәр елны шәһәрне җыештырабыз, әмма бу ел үзенчәлекле. Җәен без тулы бер ил – яңа Россияне тәкъдим итәчәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы, шулай ук югары дәрәҗәдәге чисталыкка Бөтендөнья студентлар Уены вакытында гына түгел, ә бөтен сезон дәвамында игътибар бирергә кирәклеккә басым ясады.
Ул иң яхшы район, иң яхшы идарәче компания һәм иң яхшы ишегалдына конкурс үткәрергә тәкъдим итте. “Бүләкләр булачак. Әйдәгез ярышып иң яхшы территорияләрне билгелибез”, - дип тәкъдим итте шәһәр башлыгы.
И.Метшин шуны да билгеләде: төзекләндерү муниципаль предприятиеләр көче белән генә шәһәрне масштаблы рәвештә санитар чистарту мәсьәләсен хәл итеп булмый. “Район башлыклары, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, халык - өстән күрсәтмәләр көтмичә, шәһәребезне сакчыл хуҗалар кебек карап торырга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
“Икеайлык тәмамлануга шәһәр ялтырап торырга тиеш. Универсиада кунаклары һәм катнашучылары маршрутларына чыккан беренче линия генә түгел. Шәһәр читендә дә чисталык булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Узган шимбә 20-нче апрель көнне санитар чистартуга шәһәр халкы, предприятиеләр һәм учреждениеләр беренче тапкыр чыкты, ә 27-нче апрель көнне шәһәркүләм җыештыру өмәсе узачак.