2013 елның беренче кварталында җитештерүдә шәһәр территориясендә 24 хәвеф-хәтәр очрагы булган.
(KZN.RU, 22-нче апрель). Хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм җитештерүдәге хәвеф-хәтәр очракларын кисәтүгә зур игътибар юнәлтергә кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәрнең Икътисад үсеше комитеты рәисе Сергей Ватанин үзенең чыгышында җиткергән мәгълүматларга караганда, шәһәр территориясендә 2013 елның беренче кварталында җитештерү вакытында 24 хәвеф-хәтәр очрагы теркәлгән, зыян күрүчеләрнең 9-ы – һәлак булган.
“Хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне оештыру комитет өчен бик тә әһәмиятле һәм яңа юнәлеш булып тора”, – дип билгеләде С.Ватанин. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәләләр хәзерге вакытта РФ субъектларына карый. “Әмма, әлеге мәсьәлә хезмәткәрләрнең – шәһәр халкының – тормышы һәм сәламәтлегенә кагылганын исәпкә алып, без әлеге юнәлештә җитди эшли башладык”, - диде комитет рәисе.
Шәһәр башлыгы, үз чиратында, “сәнәгать предприятиеләрендәге хәвеф-хәтәр очраклары саны статистикасы, шул исәптән төзелештәгеләр дә, сагайта” дип билгеләп үтте. “Әлеге мәсьәләләр муниципалитетның компетенциясенә кагылмый, һәм алар закон буенча РФ субъектына язылган. Шул исәптән, шәһәр предприятиеләрендә эшләүчеләр – безнекеләр. Һәм без, милекчелек формасына карамастан, хезмәткәрләр тарафыннан законны төгәл үтәүне таләп итәргә тиешбез”, - диде Метшин.
Хезмәтне саклау өлкәсендәге эш шәһәр һәм территориаль комиссияләрнең яшәү дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне канунлаштыру буенча оештырылган эшләре кысаларында башкарыла. Узган елда гына җитештерүдә киткән хәвеф-хәтәрләргә җаваплы булган 66 кеше комиссия тарафыннан тыңланылган, дип хәбәр итте С.Ватанин.
“Җитештерүдә вакытында булган хәвеф-хәтәр очракларын җибәргән җитәкчеләр комиссиясен утырышларга чакыру практикасы нәтиҗәләр бирә һәм шәһәрдәге җитештерү хәвеф-хәтәрләре профилактикасына зур өлеш кертә. Әлеге эшнең нәтиҗәлелеге комиссиядә прокуратура һәм профсоюз комитетлары органнары вәкилләренең катнашу санын да артттыра”, - дип өстәде ул.
С.Ватанин Казанда хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшырту буенча максатчан программа әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Моннан кала, предприятие җитәкчеләрен Интернет-ресурслар һәм үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар (СРО) аркылы шәһәрдәге җитештерү вакытында киткән хәвеф-хәтәр очраклары турында мәгълүмат белән тәэмин итәргә тәкъдим ителә.
“Хезмәтне саклау мәсьәләсе – иң мөһимнәрдән. Бу безнең кешеләрнең сәламәтлеген саклау. Без җитештерүдә киткән хәвеф-хәтәр очраклары буенча җентекле анализ үткәрергә тиешбез. Һәм әлеге вакыйгаларда гаепле булган кешеләрнең исемнәрен дә яңгырату зарур”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.