Илсур Метшин укучыларның электрон карталары сервислары санын арттырырга боерды.
(KZN.RU, 22-нче апрель). Казанда мәктәп укучылары өчен туклануга электрон карталар аша түләү булдыру проекты тәмамланды. Барлыгы 98,6 меңнән артык карта әзерләнгән, алар ярдәмендә 84,4 мең укучы төшке ашларын түли ала, бу исә Казанның 85,6% укучысы дигән сүз. Казан Мэры Илсур Метшин электрон карталар аша өстәмә сервисларга түләү мөмкинлекләрен арттырырга боерды.
“Бүгенге көндә мәктәп укучыларының әлеге картасы акча янчыгы да, транспорт картасы да, мәктәпкә пропуск функциясен дә үти. Ата-аналар баланың рационын Интернет аша күзәтә, балаларының акчалары төгәл кая тотылганын белә алачак. Киләчәгебез пластик карталарга бәйле. Барлык балаларыбыз да карта белән куллансын өчен, мөмкинлекләр чиген киңәйтергә кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, туклануга электрон карталардан куллану буенча Авитөзелеш районы лидерлар рәтендә тора икән, биредә 93,3% укучы төшке һәм иртәнге ашларын нәкъ менә карталар аша түли. Икенче һәм өченче урыннарда – Совет һәм Яңа Савин районнары (88,5% һәм 87,7%). Пластик карталардан иң аз кулланучы укучылар Мәскәү районында (80%) теркәлгән.
Илсур Һадиуллин электрон карталар белән түләү өчен Казанның барлык мәктәпләрендә дә терминаллар урнаштырылуын искә төшерде. Карталарны “Camepay” терминалында һәм “Стройкредитбанк” банкоматында комиссиясез тулыландырып була, алар исә 171 уку йортыннан 82 мәктәптә урнаштырылган, шулай ук шәһәр буенча 122 урында булган “Qiwi” терминалында да әлеге хезмәтне башкарып була. Моннан кала, карталарга акча салу өчен “Сбербанк” банкоматыннан (комиссия 1%) һәм “Элекснет” (5%) терминалыннан кулланырга мөмкин.
“Укучы картасы” проектын гамәлгә кертү Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән 2010 елның ахырында башланып китте. “АйкьюТек” компаниясе гамәлгә куючы һәм хезмәт күрсәтүче оешма булып тора. Аның көче белән мәктәпләргә тиешле җиһазлар кайтарылды, пластик карталар чыгарылды, системага хезмәт күрсәтелә, карта белән барлык кулланучыларның исәп-хисабы эшләнелеп тора.
Карталар 3 пилот мәйданында – 19-нчы гимназия, 33-нче мәктәп һәм 178-нче мәгариф үзәгендә сынау үттеләр. 2011 елның беренче кварталында әлеге система белән 12 уку йорты эшли башлады, 2011 елның азагына исә аларның саны 31-гә кадәр үсте. 2012 елда “Укучы картасы” системасын Казан шәһәренең күпчелек уку йортларына керттеләр. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, мәгариф өлкәсендәге барлык катнашучыларга аңлату эшләре алып барылды, шулай ук мәктәп ашханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр махсус укулар узды.
Картаның өстенлеге шуннан гыйбарәт: ата-аналардан балаларының туклануы өчен акча җыю процессы гадиләштерелде, ата-аналарның акчаларына, шул исәптән ташламаларга ия булган укучыларга бюджет тарафыннан бүленгән чыгымнарны максатчан куллануга исәп-хисап алып барыла, мәктәп ашханәләрендә чиратлар кимеде. Баласының туклану рационы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге ата-аналар өчен мөһим аспект булып тора.
Илсур Һадиуллин сөйләп үткәнчә, электрон карталарның функцияләре гел артып тора. 5,5 мең Казан укучысы әлеге картадан шулай ук өстәмә рәвештә транспортта түләүне дә башкара. 35 мәгариф учреждениесендә мәктәпкә керү дә карта аша башкарыла, тагы икесендә (146-нчы мәктәптә һәм 19-нчы гимназиядә) китапханәдән алынган китаплар теркәлеп бара. Ата-аналар белән элемтә анкета тутыру, шулай ук Интернет челтәрендәге проектның сайтында урнаштырылган сораштыру аша башкарыла, бу исә туклану, балаларга хезмәт күрсәтү системасындагы җитешсезлекләрне ачыкларга һәм системаны яхшырту өчен теләкләрне белергә мөмкинлек бирә.
“Иң башта мәктәп укучыларының туклануын акчасыз түләүгә юнәлтелгән проект укучыларның укытучылары һәм ата-аналар арасындагы коммуникациягә һәм куркынычсызлыкның комплекслы системасына әйләнде”,- дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
Илсур Метшин проектның әһәмиятлелеге белән килеште һәм Мәгариф идарәсенә, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе белән берлектә, “Укучы картасы” проектының мөмкинлекләрен киңәйтергә дигән йөкләмә бирде.