Май аенда Казанда дөнья цирк брэндының йолдызлары белән чыгыш ясарга теләүчеләр өчен ачык кастинг оештырыла.
(KZN.RU, 22-нче апрель). Универсиада паркының көндәлек тамашасында танылган “Cirque du Soleil” артистлары белән Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре балалары да катнашачак. Бу хакта Казан Мэры бүгенге аппарат киңәшмәсендә җиткерде. Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәр Мэриясе һәм Канада циркы җитәкчелеге шундый карарга килгәннәр.
“Цирк дю Солей үзенең махсус чыгышларында вакыйга темасын тулысынча ачарга максат куя. Универсиада киләчәккә юнәлтелгән, ул иртәгесе көнге спортчы-җиңүчеләр, профессионаллар һәм киләчәк лидерлары өчен. Шуңа бәйле рәвештә без тамашачыларны Мәдәни паркта махсус чыгышыбыз белән таң калдырырга гына түгел, шул ук вакытта, Россия һәм Казан катнашучылары, артистлары һәм спортчыларын катнаштырып, җирле тамашачыларны тагы да рухландырырга тырышабыз. Дөнья сәхнәсенә менәчәк балалар төбәкләрдәге һәм илдәге яшьтәшләре өчен офыкларны ачачак”, - диде “Cirque du Soleil”ның Россиядәге вице-президенты Крейг Кохон.
Мэр Универсиада-2013 Башкарма дирекциясенә Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, шулай ук Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә кастинг оештырырга һәм Универсиада-2013 штабы сайтында моның турында мәгълүмат эләргә, шулай ук аны оештыруга төрле яклап булышлык күрсәтергә боерды.
Ачык кастинг Татарстан балалары һәм якын төбәкләрдәге балалар өчен Казанда оештырылачак. “Минем фикеремчә, казанлылар белән бергә башка төбәкләрдән дә балалар катнаша алсын өчен, ачык конкурс оештыру – дөрес карар. Дөнья брэнды Цирк дю Солей кебек цирк сәнгатенең данлыклы артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр аз булмаячагына шигем юк. Безнең талантлы балалар өчен бу зур мөмкинлек булып тора” – дип сүзен йомгаклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, урам тамашасы Универсиада паркында 7-нче июльдән алып 17-сенә кадәр үтәчәк. Керү – Универсиаданың спорт ярышларына алынган билетлар буенча.