Ярышларны аз хезмәт хакына яшәүче гаиләләр дә карый алачак, дип ассызыклады Илсур Метшин.
(KZN.RU, 19-нчы апрель). Җәйге XXVII Бөтендөнья студент Уеннарына 66368 билет сатылган, шуларның 40 меңнән артыгы – спорт ярышларына, калганнары – ачылу һәм ябылу тантаналарына. Бу хакта Универсиадага әзерләнү шәһәр штабының чираттагы утырышында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе җитәкчесе урынбасары Игорь Сивов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, алда уздырылган Универсиадалар тәҗрибәсе буенча, әлеге 3 ай эчендә ирешелгән нәтиҗә зур ышанычлылык тудыра. Спорт төрләре буенча әлегә иң популярлары булып баскетбол, синхрон йөзү һәм футбол тора. Регби, чирәмдәге хоккей һәм атыш төрләре буенча исә азрак кызыксыналар икән.
Казан Мэры Илсур Метшин, билетларны барча халык та ала алсын өчен, һәркем дә алырлык кулай бәядән (исегезгә төшерәбез, ярышларга керү бәясе – 30 сумнан алып 300 сумга кадәр) булуын билгеләде.
“Без акча өчен генә билетларны сату максатын куймыйбыз. Күпмедер суммасы җыелачак, шулай да чыгымны каплау турында гомумән сүз бармый. Бәяләр хәтта аз хезмәт хакына яшәүче гаиләләр өчен дә бик кулай,- дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Шәһәрлеләрнең барчасының да ярышларда булуын теләр идек. Кешеләр махсус ярышларны карар өчен ераклардан килә, ә монда исә җәяүле үтәрлек арада гына халыкара вакыйга, шуңа да мондый мөмкинлекне кулланмау гөнаһ булыр”.
Игорь Сивов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында тарату өчен махсус эшче төркем булдырылган. 22-нче апрельдән 1-нче майга кадәр республика районнарында Универсиаданы тәкъдим итү чаралары оештырыла. Биредә Татарстанда яшәүчеләр әлеге билетларны “урын”да ук сатып ала алачак.
Шундый ук эш Казанда да үтә. Совет, Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнарындагы предприятие җитәкчеләре белән очрашулар оештырылды, чиратта – Универсиада программасын предприятиеләрдә тәкъдим итү.
“Еш кына казанлылар Универсиада турында берни дә белми, хәтта аның июльдә үтәчәген дә белмәүчеләр бар. Спорт ярышлары, Универсиада кысаларында оештырылачак мәдәни чаралар турында сөйләп, зур нәтиҗәлелек алабыз”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Игорь Сивов. Мисалга ул КМПО-да узган очрашуны китерде: предприятие җитәкчелеге хезмәткәрләренә билетларның бер өлешен бүләк буларак алган, икенче өлешен хезмәткәрләр үзләре түли.
Игорь Сивов сүзләренә караганда, Уеннар белән күпчелек спорт мәктәпләре кызыксына икән. Мисалга ТР Бадминтон федерациясе үзләренең спорт төре буенча узачак ярышларга билетларның 80%-н сатып алган. Моның турында белгәннән соң, Илсур Метшин барлык спорт оешмаларына, шул исәптән Хоккей һәм башка кышкы спорт төрләре Федерацияләренә секция җитәкчеләре, тренерлар, спорт мәктәбендә йөрүчеләр өчен билетлар булдыру тәкъдиме белән чыгарга кушты.
Шулай ук шәһәр башлыгы башкалада таралган “бөтен җир ябык булачак” һәм Универсиада бары тик кунаклар өчен генә дигән имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде:
“Төп кунаклар – Казанда, республикада яшәүчеләр һәм безнең күршеләр. Яшьләр сүзләре белән әйтсәк, без Уеннар тирәсендә “движуха” булдырырга, шәһәрлеләр ярдәме белән зур оештыру эшләре башкарырга тиешбез”, - дип билгеләде И.Метшин.
Шуңа да карамастан, башка регионнардан да туристларны җәлеп итү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе, Кемерово, Чечен республикасы һәм башка җирлектәге югары уку йортларын тәкъдим итүче 19 оештыру төркем вәкилләре үзләренең катнашуларын раслаган. Игорь Сивов сүзләренә караганда, дирекция туроператор белән берлектә туристларны кабул итү, 2-3 көнгә хостелларда һәм җәйге лагерьларда урнаштыру мәсьәләләре белән шөгныльләнә, шулай да әлеге категория тамашачыларга озата йөрүчеләрне булдыру мәсьәләсен дә чишәргә кирәк.
Игорь Сивов җиткергәнчә, “РЖД тур - Тур одного дня” проекты кысаларында үтәкреләчәк Уеннар вакытында студентлар Казанга иртән үк киләчәк һәм бик соң китәчәкләр. Хәзерге вакытта Самара, Уфа, Түбән Новгород һәм Мәскәү шәһәреннән гаризалар алынган. “Шулай ук Казанда махсус тукталыш ясаячак Пекин-Мәскәү поезды пассажирлары Универсиаданыд ябылу тантанасында була алачак”, - дип өстәде докладчы.
Игорь Сивов Универсиада реклама кампаниясенең шәһәрлеләр һәм Интернет кулланучылар арасындагы эш барышы турында да җиткерде. Хәзерге вакытта Уеннар турында мәгълүмат шәһәр җәмәгать транспортында, метрода һәм күпфатирлы йортларның подъездларда урнаштырылган.
8 апрельдә 2013 елгы Универсиаданың “Youtube” платформасына нигезләнгән рәсми ТВ-каналы “UNI TV” үз эшен башлап җибәрде. Биредә спорт объектлары, ярышлар һәм спортчылар турында материаллар тупланган.
Махсус проект – Татарстанның йөз меңләп актив-спорт белән яшәүче халкын берләштерүче “Универсиаданың спорт чәршәмбесе”. Яшәү урыннары, яшьләре, яраткан спорт төрләре һәм башка категорияләр буенча бүленгән проект катнашучылары электрон почта һәм sms аша шәһәрдәге секцияләр, турнир һәм спорт мәйданчыклары һәм Универсиадага кагылышлы башка мәгълүматны ала алачак.