549 егет һәм кызлар шәһәрне тәртипкә китерүдә катнашырга теләк белдергән.
(KZN.RU, 19-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин боерыгы буенча булдырылган студентларның төзекләндерү отряды 22 апрельдә инде эшкә тотыначак. Бу хакта Универсиадага әзерләнү шәһәр штабының чираттагы утырышында “Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, отрядларга Казанның югары һәм урта белем йортларыннан барлыгы 549 студент язылган, бу исә шәһәр хезмәтләренә махсус тәҗрибәләре булмаган эшче көчләргә булган өстәмә көч ихтыяҗларын тулысынча ябарга мөмкинлек бирәчәк. Отрядларның нигезен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан төзелеш көллияте студентлары тәшкил итә. Әлеге яшьләр өчен Универсиаданың кунакларны кабул итү зоналарында эшләү акча туплау мөмкинлеген генә бирми, шул ук вакытта яхшы җитештерү практикасы да булачак.
“Көчле яшьләр кирәк. Эш күләме бик зур, төзекләндерү - бу иң зур чакыру. Яшьләр әлеге эшкә зур җаваплылык белән якын килер дип ышанып калам. Аларның куллары, көче һәм шәһәрне төзекләндерергә теләк белдерүләре безгә бик тә кирәк”, - дип билгеләде Мэр, отрядларны җыюда булышканнары өчен ректорлык корпусына һәм Универсиада дирекциясенә рәхмәтен җиткергәндә.
Тулаем алганда, Лариса Сулима сүзләренә караганда, Универсиадага ун меңләп яшьләр җәлеп ителәчәк.
Шулай итеп, 1633 кешедән торган студентлар һәм мәктәп укучылары төркеме сервис отрядларына керәчәк. Алар Универсиада вакытында вакытлы персоналлар буларак эшләячәк: официант, йөк ташучы, мерчендайзерлар, кассир, сувенир продукцияләре сатучысы, пешекчеләрнең ярдәмчеләре.
Казанның 565 студент һәм мәктәп укучылары катгый сайлау аркылы үттеләр һәм алар хәзер ачылыш тантанасында, Уеннарның ябылу тантанасында һәм Универсиаданың мәдәни программасында катнашачак.
Иң күп төркемгә, ягъни волонтерларга килгәндә, 15 майдан аларның аккредитациясе һәм униформалар тапшыру башлана. Лариса Сулима сүзләренә караганда, әлеге процедураны 20 меңлек теләк белдерүче яшьләр армиясе 6 июньгә кадәр үтәчәк. Шулай ук бер айдан артык һәрбер уку йорты базасында волонтерлар өчен өйрәтү тренинглары үтә, алар аша инде 4 меңнән артык яшьләр узган. Программа үз эченә ориентацион һәм функциональ модульне ала, шулай ук объекттагы тренировкалар керә.
Шунысы кызык, 1800 мәктәп укытучылары һәм укучыларыннан шәһәр волонтерлары (“City volunteers”) исемендәге төркем оештырылачак. Алар Уеннар вакытында кунаклар өчен кунакчыллык һәм уңайлылык шартлары булдырачаклар: объектка ничек барырга, кайда-нәрсә урнашканлыгы һәм килеп чыккан сораулар буенча консультация бирәчәкләр. Шәһәр волонтерлары шәһәрнең төп нокталарындагы 25 мәгълүмати станциядә урнашачак.
Әлеге юнәлештәге мәсьәләне караганда, Илсур Метшин Мәгариф идарәсенә бу эштә катнашкан мәктәп укытучыларына аерым бүләкләү мәсьәләсен булдыруны карарга кушты.
“Универсиада – беренче чиратта яшьләр форумы, ә Казан – 200 еллык университет мәдәнияте булган шәһәр. Шуңа да Татарстан башкаласының 120 меңлек студентлар армиясен Уеннарны оештыруга булдыра алганча күбрәк җәлеп итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Метшин.