Проектны тәкъдим итү чарасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 17-нче апрель). “СМАРТ Сити Казан” мастер-планы проектының концепциясе һәм алга таба аны гамәлгә кую сораулары буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә фикер алыштылар.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм “AJM Planning&Urban Design Group”, “Straits Consulting Engineers”, “AmanahCapitalGroupLimited” (ACGL) составындагы Малайзия консорциум вәкилләре катнашты.
“СМАРТ Сити Казан” мастер-планы проектын “СМАРТ Сити Казан”ның баш архитекторы Норлиза Хашим тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, “СМАРТ Сити Казан” проекты – Татарстанның перспективалы икътисад тармакларын үстерү һәм җанландыру максаты белән, эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа шәһәр мәйданы булдыру. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкли, махсус булдырылган дәүләт структурасы – “Корпорация развития РТ” ААҖ - операторы булып тора”.
Проект Малайзия консорциумының “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә эшләнелгән.
Лаеш районында урнашкан 650 га мәйданлы “СМАРТ Сити Казан” территориясе, функциональ билгеләнешләренә карап, дүрт төп зонага бүленгән: Халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк (220 га), Мәгариф һәм фән үзәге (209 га), Махсус икътисад зонасы (109 га), Парк зонасы (100 га). 109 га мәйданлы Махсус икътисад зонасы “Иннополис” ОЭЗ (махсус икътисади зона) өлешенә керә (беренче мәйданчык Югары Ослан районында урнашкан).
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, “СМАРТ Сити Казан” мастер-планы проекты концепциясе төгәлләнгән, шулай ук потенциаль инвесторларның беренчел планы булдырылган, алар белән сөйләшүләр алып барыла. Линар Якупов Дубайда ел саен үткәрелә торган AIM 2013 инвестицион форум кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына инвесторларны җәлеп итү буенча кампаниягә рәсми старт биреләчәген искә төшерде.
“Корпорация развития РТ” ААҖ генераль директоры Булат Гаянов Татарстан Президентын инженер һәм юл инфраструктурасы проекты тәэмин ителешенә киткән чыгымнар хисабы белән таныштырды.
“СМАРТ Сити Казан” мастер-планы проектын тәкъдим ителүенә нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның нәтиҗәле булуын җиткерде. Татарстанда аңа зур өметләр баглыйлар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.