Казанның почетлы гражданины соравы буенча яшәүчеләргә йорттан кала балалар мәйданчыгын да ремонтлаячаклар.
(KZN.RU, 18-нче апрель). Казанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау программасы старт алды. Ремонт эшләренең барлык пунктлары буенча аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен, башта идарәче компанияләр һәм порядчыларның ремонтланачак йортларда яшәүче халык белән мөнәсәбәтен җайларга кирәк. Достоевский урамы 15-нче йорт адресы буенча урнашкан йортка сәфәре вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Башкарма комитетның Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гиниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Вахитов районы ТКХ Идарәче компаниясенең директоры Шалва Тетруашвили һәм “Ермак” ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Яруллин катнаштылар.
Мэр 1979 елда төзелгән 5 катлы “хрущевка”да башланган капиталь ремонт барышы белән танышты. Искәндәр Гиниятуллин сүзләренә караганда, алдагы елларда биредә бары тик подъездларда косметик ремонт кына үткәрелгән. Хәзерге вакытта салкын су белән тәэмин итү, суүткәргеч, электр белән тәэмин итү системалары буенча ремонт эшләре башкарылган. Фасад эшләре өчен материаллар сатып алу дәвам ителә. Подрядчы - “Ермак” компаниясе – якын көннәрдә түбәне һәм үзәк җылыту системасын алмаштырачак, соңыннан подвал биналары һәм подъездалар ремонтланачак.
“Халык капиталь ремонт мәшәкатьләренә аңлап якын килә, әмма төп нәтиҗә - объекттагы подрядчы башкарган эштән канәгать булу. Моңа ирешү авыррак, 100 фатир – 100 төрле фикер. Шулай да моңа ирешергә тырышырга кирәк”, - дип ассызыклады Мэр подрядчы һәм идарәче компания директоры белән әңгәмә вакытында.
Халык фикерен ишетергә теләп, әлеге йортта яшәүче кешеләр – фехтование буенча чемпион булган (1976 елда) Валентина Никонова һәм аның тормыш иптәше ТР-ның атказанган физик культура хезмәткәре, фехтование буенча СССР атказанган тренеры, Казанның данлыклы гражданины Владимир Житловның фатирында булды. Бу гаилә - әлеге йортта яшәүчеләрнең иң өлкәннәре.
Владимир Житлов башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде. “Сантехниканы алмаштырганда, безгә гомумән комачаулык күрсәтмәделәр. Барысын да тиз һәм сыйфатлы итеп эшләделәр”, - дип сөйләде ул. Илсур Метшин йорттагы гомум йорт ихтыяҗларын (ОДН) түләү мәсьәләсе белән кызыксынды.
Шалва Тетруашвили билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гомум йорт ихтыяҗлары күләме “кабул итәрлек зурлыкта” – 20%-ка кадәр. “Баштарак коэффициентлар күтәрелгән иде, әмма без кешеләр яшәми торган биналарны ачыкладык. Хәзер аларның милекчеләре гомум йорт ихтыяҗларын түли, ә халыкка түләүләрне яңадан исәпләп бирәчәкләр. Әлеге йортта – хуҗалары вакытлыча файдалануга биргән 12 фатирда чишеләсе мәсьәләләр калган. Без алар белән эшләр алып бардык, алар түләүләрне яшәгән кеше саныннан чыгып түләячәк”, - дип җиткерде Тетруашвили.
Владимир Житлов ишегалды территориясендәге балалар мәйданчыгын ремонтларга кирәклеген Мэрга җиткерде. Район башлыгы Андрей Лобов узган елда ишегалды яшелләндерелгәнен билгеләп үтте, ә менә балалар мәйданчыгын ясар өчен инженерлык челтәрләре комачау итә икән. Мэр сүзнең капиталь төзелеш турында бармаганлыгын искәртте һәм мәйданчыкны төзекләндерергә кушты.
Илсур Метшин шулай ук бу елда, узган ел белән чагыштырганда, капиталь ремонт программасы исемлегендә торган йортларның азрак булуын искәртте – бирегә 154 күпфатирлы йорт кергән, шулай да аларның 80% комплекслы ремонтлана, ремонт эшләре исемлеге программа кысаларында киңәйгән. Ул шулай ук милекчеләрнең капремонт программасын финанслауга керткән акчаларының артуын билгеләде.
“Йортка капиталь ремонт ясау өчен кирәк булган 20 млн сум акчаның 7 млн сумы – милекчеләрнеке. Бер йортта гына яшәүчеләр әлеге 7 млн сумны беркайчан да җыя алмаслар иде”, - дип әлеге акчаларның капиталь ремонт өчен кирәклеген ассызыклады шәһәр башлыгы һәм бу елдан федераль законнар җыелмасы барлык торак милекчеләрен дә мәҗбүри рәвештә әлеге финанслауны оештыруны гамәлгә кертәчәген билгеләде.