Казан Мэры Роща Фрунзе һәм Сибгат Хәким урамы юлларындагы төзелеш мәйданчыкларында булды.
(KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Роща Фрунзе һәм Сибгат Хәким урамы юлларындагы төзелеш мәйданчыкларында булды.
Мэрны Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов һәм ике объектның генераль подрядчысы вәкиле –“Стройхимсервис” ҖЧҖ директоры вазифаларын башкаручы һәм төзелеш буенча директор урынбасары Сергей Саунин озата йөрде. Күчмә утырышта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов та катнаштылар.
Роща Фрунзе янындагы чокырда төзелә торган яңа юл Луковский һәм Зеленая урамнарын тоташтыра. Шәһәрнең генпланы буенча әлеге юл Калинин һәм Вишневский урамнарын тоташтырырга тиеш. 4 полосалы яңа юлның озынлыгы 507 метр, юл капламының мәйданы – 4,6 мең кв. метр.
Хәзерге вакытта төзүчеләр челтәрләрне яңадан тоташтырып бетерделәр. 18-нче апрельдә “Стройхимсервис” асфальт җәя башларга планлаштыра. Якын арада сөзәк җирләрне ныгыту һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, казанлылар юлларның әзер булуын көтә, шулай да эшнең сыйфатына төп игътибарны юнәлтергә кирәк. “Яңадан нәрсәнедер эшләү – пропуск мөмкинлекләрен чикли, шуңа да сыйфат турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Гарантия буенча, 5 ел дәвамында юлдагы барлык эшләр барыбер сезнең өстә кала”, - дип искәртте Мэр.
Мэр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка “Горводзеленхоз” МУП трест белән берлектә гаражлар каршына биек агачлар утыртырга кушты. “Бу – тарихи үзәк, якында гына Шамов хастаханәсе, сыйфатлы төзекләндерү мәсьәләсе, куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк төзелеш кебек үк әһәмиятле”, - диде ул.
Юлдагы эшләр һәм төзекләндерүләр май ахырына кадәр төгәлләнәчәк. Хәрәкәтне июнь башында ачарга планлаштыралар.
Эшләрнең төгәлләнүе белән бәйле булган шундый ук сроклар башка объектта да күзәтелә - Сибгат Хәким урамнарының Казансу елга яры белән дәвам ителүе. 30-нчы майда “Стройхимсервис” юл эшләрен тәмамларга ниятли, боларга асфальтның өске катламын җәю, тротуарларны рәткә итерү, яшелләндерү чаралары керә.
Хәзерге вакытта “Стройхимсервис” суүткәргечләрне һәм яңгыр сулары өчен канаулар куюны дәвам итә. Эшләр 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, соңыннан тулымасштаблы юл төзелеше башлана – нигезгә ком салу, вак таш салу, асфальт җәю, монолит юл чикләүләрен кую.
Юл киңлеге 15 метр булачак, тротуарларныкы – 3 метр. Генподрядчы җәяүлеләрнең кайсы кичү юллары торак массив һәм яр буен тоташтырачагын әлегә билгеләмәгән – юлның үзендә светофорлар булмаячагы гына билгеле. Сергей Саунин билгеләп үткәнчә, Казансуның якынлыгы аркасында юл өстендә җәүялеләр кичү юлы төзү кирәк.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, мәктәпләре һәм балалар бакчалары күп булган микрорайон янында юллардагы иминлек мәсьәләсе, җәяүлеләр кичү юлын оештыру, юл тамгаларын урнаштыру иң беренче чиратта хәл ителергә тиеш. “Икенче момент – төзекләндерү мәсьәләләре. Бу – Кремльга карый торган беренче линия, юлны тапшырганнан соң, Казансу ярында кешеләр күп йөриячәк. Микрорайонда яшәүчеләр тормышларының яхшы якка үзгәрүләрен сизсен өчен, без барысын да – агачлар, яшелләндерү, кече архитектура формаларын булдыруны алдан кайгыртырга тиешбез”, - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.