И.Метшин түләүле пропусклардан кергән акчаларны юллардагы чокырларга өстәмә ремонт ясауга юнәлтергә кушты.
(KZN.RU, 15-нче апрель). Бүгенге көннән башлап Казанда зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр барлыкка килде. 15-нче майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чара тышкы факторлар тарафыннан юл катламына китерелгән зыянны киметү максатыннан башкарыла. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу елда бер генә оешма өчен дә искәрмәләр булмаячак – ихтыяҗ булган очракта барысы да түләүле пропусклар булдырырга тиеш.
“Бушлай тарату булмаячак. Әлеге транспортның кайсы объектка – социаль ипотекагамы, Универсиада объектынамы – хезмәт күрсәтүе мөһим түгел, беркем өчен дә искәрмәләр булмаячак”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Шул рәвешле җыелган барлык акчалар да, аның сүзләренә караганда, чокыр ремонтларын башкарырга тотылачак.
Башкарма комитетның Җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Лобов җиткергәнчә, яз башланганнан бирле чокыр ремонтлары буенча эшләр 15,4 мең кв.метр мәйданда башкарылган. Эшләр Беломорская, Воровский, Фучик, Гладилов, Горький шоссесы, Татарстан, Зорге, Адоратский, Себер тракты кебек аеруча җанлы урамнарда башкарылган. Ремонт өчен коеп ясалган асфальтобетон кулланыла. “Һава торышы вак асфальт белән эшләргә мөмкинлек бирү белән, зур карталар белән эшкә керешәчәкбез”, - дип җиткерде А.Лобов.
Исегезгә төшерәбез, Казан юлларындагы чокырларны ямау ремонты 1 мартта старт алды. Агымдагы елда чокырларны ямау ремонты кысаларында 50 мең кв. метр мәйданлап юлны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге максатларга муниципаль бюджеттан башта 50 миллион сум бүлеп бирелгән. “Ихтыяҗ туган очракта, план зурайтылырга мөмкин”, - дип ачыклык кертте А.Лобов.
Докладчы сүзләренә килгәндә, беренче чиратта ремонт җәмәгать транспортлары интенсиврак булган юлларда ясалачак. Эшкә 12 подрядчы оешма җәлеп ителгән, алар 88 махсус техника берәмлеге куллана.
Капиталь ремонтка килгәндә, Казанның беренче вице-мэры Иршат Минкин җиткергәнчә, бүген барлык юл предприятиеләре күпләп асфальт җәюгә тотынырга әзер. “Уңайлы һава торышы шартлары булган очракта, әлеге эшләр 15 апрельдә башланыр дип планлаштырыла. Әмма бүген һава торышы асфальтның төп катламын җәяргә мөмкинлек бирми”, - дип җиткерде Минкин.
Аның сүзләренә караганда, юлларның нигезе туңнан арынырга тиеш, ә температуралар (көндезгеләре дә, төнгеләре дә) 5-6 градус җылыдан да кимрәк булырга тиеш түгел. “Атна ахырына эшкә тотынырга булыр дип уйлыйм”, - дип җиткерде беренче вице-мэр үз фикерен.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, юлларга капиталь ремонт ясау буенча эшләр район администрацияләре, техник контроль хезмәтенең күзәтчелеге астында барырга тиеш. “Подрядчылар юлларга 5 ел гарантия бирә, - дип искәртте шәһәр башлыгы һәм юл катламының хәзерге халәтенә даими рәвештә күзәтү ясап торырга кирәклеген җиткерде. – Подрядчылар төзелгән объектларны эш режимында тотарга тиеш”.
Шәһәр башлыгы шулай ук хәзерге вакытта шәһәр хезмәтләре алдында шәһәрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре беренче планга чыкканлыгын билгеләде. “Казанда төзлеш эшләре бара, шәһәргә керүчеләр дә, чыгучы машиналар да күп, чүп-чар җитәрлек. Безгә зур күләмдәге эшне башкарырга иркә. Шәһәрне тулаем чистартырга кирәк”, - диде И.Метшин. Аның фикеренчә, “чүп-чарлардан арыну көрәше” шәһәр күләмендәге гомуми җыештыру өмәсе башланган көннән алып, Универсиада старт алганчыга кадәр дәвам итәргә тиеш.
Видеорепортаж