Казан Мэры музей проекты буенча фикер алышу уздырырга кушты.
(KZN.RU, 15-нче апрель). “Казан-Арена” яңа стадионында урнашачак “Рубин” футбол клубының музее үзенчәлекле булырга тиеш. Якын арада Казан клубы җанатарлары арасында музей проекты буенча фикер алышу уздырырга кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә башкала Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, яңа стадионда төрле категория кешеләрен кызыксындырырлык зоналар әзерләнәчәк, шул исәптән балалар үзәге һәм клуб музее булачак.
“Стадионга проект сайлаган вакытта, без Европаның иң яхшы ареналарында булдык, һәм кая гына бармыйк, һәркайсы да клуб музееннан башлана. Безнең музейның үзенә бер төрле үзгә колоритлы булуын теләр идек. Биредә “Рубин”ның тарихы һәм уңышлары, иң яхшы футболчылары, ветераннары чагылырга тиеш. Музейның заманча интерактив технологияләр белән җиһазландырылуы зарур”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриевка әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә кушты. Аның фикеренчә, музей концепциясе буенча фикер алышуга казанлыларны һәм “Рубин” җанатарларын җәлеп итәргә кирәк. Шулай ук Татарстан башкаласының өлкән яшьтәге кешеләрендә яңа музей өчен кыйммәтле экспонатлар булуы да ихтимал.