Волонтерлык отрядлары ветераннарга, балаларга булышачак, шулай ук әйләнә-тирә мохитне, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга өлеш кертәчәкләр.
(KZN.RU, 15-нче апрель). 20-27-нче апрель көннәрендә Казанда гадәттәгечә Язгы игелек атнасы узачак. Әлеге ирекле акциядә шәһәрнең югары һәм урта уку йортларыннан волонтлерлар отрядлары катнаша.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов Мэриядә узган бүгенге эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, Язгы изгелек атнасы ел саен шактый яшьләрне үзенә җәлеп итә. Узган елда акциядә 7 мең яшь егет һәм кызлар катнашкан, 300-ләп ирекле инициатива тормышка ашырылган, 3 меңләп кешегә ярдәм күрсәтелгән.
Шәһәребез Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Игелек атнасы Казан яшьләренең мохтаҗларга ни дәрәҗәдә ярдәмгә әзер икәнлекләрен күрсәтәчәк.
Казанда Игелек атнасы беренче тапкыр 2007 елда уздырылган. Казанның Волонтерлар советы барлык чараларның координаторы булып тора. Быел акция 20-27-нче апрель көннәрендә узачак. Аның төп максаты – якын-тирә мохитне саклау, балаларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм килешүне ныгыту.
Атна шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларындагы игелек дәресләреннән башланып китәчәк. 20-23-нче апрель көннәрендә Татарстан башкаласында экология марафоны узачак. Аның кысаларында Җир көне, макулатура җыю, экология дәресләре, истәлекле урыннарны төзекләндерү һәм агачлар утырту кебек экологик чаралар уздыру планлаштырылган.
23-24-нче апрель көннәрендә “Балаларыбыз – безнең киләчәк” игелек дәресләре, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга патронаж, катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән балалар өчен иҗади үстерү дәресләре оештырыла. 25-нче апрель көнне “Мир. Дружба. Согласие” гомуми исемле дәресләр сериясе, шул исәптән, халыкның социаль яктан якланмаган балалар өчен дәресләр һәм туган төбәкне өйрәнү сәгатьләре узачак.
26-нче апрель көнне 300-ләп волонтер Казанның волонтерлар советы белән бергәлектә “Центр развития добровольчества РТ” региональ иҗтимагый оешмасы белән оештырылган “Игелек маршы” тантаналы йөрешендә катнашачак. Акциядә катнашучылар Бауман урамы буенча “Родина” кинотеатрыннан алып Лев Гумилев һәйкәленә (“Кольцо” сәүдә комплексы янында) кадәр барачак.
Акция 27-нче апрель көнне “Яхшы гамәл кылырга ашыгыгыз” чарасы белән тәмамланачак. Бу көнне Казанда олыларга, сугыш ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтеләчәк.
Илсур Метшин әлеге ирекле акциянең игелек аена, соңрак тулы бер җәйгә күчәчәк дигән ышанычын белдерде. “Казан өчен быелгы Игелек атнасы аеруча мөһим. Безнең социаль халәтебезгә, кәефебезгә Универсиада кунакларының илебез турында алачак фикер-тәэсире бәйле. Универсиадага әзерләнгән вакытта, фасадларны тәртипкә китергәндә, шәһәрне төзекләндергәндә кешеләрнең дә ачыграк булуы мөһим. Игелек һәм ачык йөзлелекне бернинди чәчәк һәм ремонтланган фасадларга алмаштырып булмый”, - дип ассызыклады ул.