XIX гасыр һәйкәле үзенең беренчел тарихи йөзенә кайтарылды.
(KZN.RU, 10-нчы апрель). Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Свешников йорты шәһәрнең бу өлешенә элеккеге абруен кайтарачак. Киләчәктә тарихи биналарны реконструкцияләү Киров районы яшәүчеләре өчен дә, инвесторлар өчен дә районны уңайлы итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин яңартып торгызу эшләре тәмамланып килә торган һәйкәлне караган вакытта шулай дип җиткерде.
Мэрны Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, бина хуҗасы – “Нефтек” ҖЧҖ генераль директоры Юрий Тюхтин, реставрацияләүче компания вәкилләре озата йөрде. Бина буенча бераз экскурсия үткәргәннән соң, Ю.Тюхтин шәһәр башлыгына һәйкәлнең элеккеге халәте, биредә башкарылган эшләр турында сөйләде һәм бинаны куллану планнары белән уртаклашты.
Шуны да искә төшерергә кирәк, Свешников Йорты – 1933 елда төзелгән республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган һәйкәл – торг вакытында 2011 елның 2 декабрендә сатыла. Бинаны 4,450 миллион сумга “Нефтек” ҖЧҖ сатып ала. Тарихи объект Гладилов урамы, 22 адресы буенча урнашкан ике катлы йорттан гыйбарәт (гомуми мәйданы 829 квадрат метр). Җир участогы мәйданы – 911 квадрат метр.
Бинаны яңадан торгызу эшләре узган елның сентябрендә башланып китте. Милекче хәбәр иткәнчә, объектта шактый күләмле эш башкарылган. “Бинаның бөтен диварлары, әйтергә кирәк, бер намуслы сүздә генә тора иде. Без тотынган теләсә-кайсы дивар ишелә башлаган иде, аларда ярыклар барлыкка килгән иде”.
“Нейтек” ҖЧҖ генераль директоры сүзләренә караганда, бинада барысы да дөрес сакланган – түбә, катлар арасындагы агач капланмалар, мансард каттагы тоташтыргычлар. Алар үзгәртелмәде дисәк тә була, шул килеш калдылар.
Кирпеч корылмасы да 100 % сакланган. “Барлык иске кирпечләрне җыйдык, аларны корылманы яңартуда да, подвалда да кулландык”, - дип өстәде Ю.Тюхтин. Бинаның җир асты өлешенә килгәндә, БТИ техник паспортларында ул юк иде. Подвалны ачканнан соң, вентиляция эшли башлады, ул исә йортта 200 ел элек куелган булган. Ю.Тюхтин фикеренчә, бу проектның югары дәрәҗәсе (архитекторы А.К.Шмидт) һәм төзүчеләрнең үз эшләренең чын осталары булуы турында сөйли.
Бинада лепнина һәм пелястра тулысынча торгызылган. Шулай итеп, икенче каттагы зур зал бинасында (сәүдәгәр Свешниковларда ул кунаклар кабул итү бүлмәсе буларак кулланылган) түшәм лепнинасы XIX гасурда ясалган кебек үк. Төзелеш барышында милекче залны 3-кә бүлгән – кулланылышы өчен шулай уңайрак. “Әмма боларны бозарга һәм кисәргә кул бармады”, - дип сөйләде һәйкәл хуҗасы.
Илсур Метшин һәйкәлне яңартканда башкарылган эшләрне югары бәяләде. “Эшләнгәне күренә, беренчедән, яратып эшләнгән, икенчедән, осталар кулы сизелә, - дип билгеләде Мэр. – Киров районы шундый биналар аркасында Казанның сәнәгать районы гына түгел, ә Алафузовлар, Свешниковлар чорындагы абруен кайтарачак. Баштарак йортларны алмаштыру игъланнарында “Киров районын тәкъдим итмәскә” дип язалар иде. Бүген исә шундый йортлар хисабына районга карата потенциаль яшәүчеләрнең дә, инвесторларның да кызыксунуы үсә”.
Яңартып торгызылган һәйкәл биналары арендага бирелер дип көтелә. “Бина үзенең билгеләнгән функциясенә кайтарыла”, - дип сөйләде Ю.Тюхин. Билгеләп үтәбез, 1890 елдан биредә хуҗалык-хисап конторасы урнашкан була, ягъни XIX гасыр ахырында ук ул административ-хуҗалык өлкәсенә карый. Моңа кадәр йорт торак йорт санала, биредә иске карашлы сәүдәгәр Свешниковларның күпләгән гаиләсе яши.
Йортны төзекләндерүгә киткән чыгымнарга килгәндә, Ю.Тюхтин җиткергәнчә, һәйкәлне сатып алган бәядән 10 тапкырга артып киткән. “Кертелгән акчаларның нәтиҗәсен алдан ук хисаплыйбыз. Әмма бу очракта файданы башка яктан чыгып карарга кирәк”, - диде Юрий Тюхтин.
“Минем фикеремчә, бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Шәһәр хакимиятенә ярдәме өчен зур рәхмәт. Без бер генә көнне дә югалтмадык, һәрвакытта да эш атмосфера иде. Без Казанда эшләргә телибез”, - дип ассызыклады эшмәкәр.
“Милекче – безнең якташ, хәзерге вакытта Лондонда яши, Казанга ярдәм итүе безне бик сөендерә. Татар мәкалендә әйтелгәнчә, кан барыбер үзенекенә тарта инде ул. Казанлылар нәкъ шундый булырга тиеш – сүз бирделәрме, тиешенчә башкарырга да”, дип билгеләде үз чиратында Илсур Метшин.
Якын көннәрдә, уңайлы һава торышы урнашу белән, йорт янында төзекләндерү эшләре башкарылачак, паркинг өчен территориядә асфальт җәяеләчәк. Шулай ук 81-нче номерлы мәктәп территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылачак (ул һәйкәл яны территориясе чигендә урнашкан). Гладилов урамы буенча, торгызылган бинаның тәрәзәләренә тузан һәм пычрак кермәсен өчен, коймалар урнаштырылачак.
“Асфальт җәябез, агачлар утыртабыз, барысы да күз явын алырлык булачак”, - дип билгеләп үтте милекче. Ул шулай ук, башкарылган эшләрдән соң, Свешников йортының хәзерге халәттә бернинди өстәмә ремонтлар ясамыйча да 100, хәтта 200 ел хезмәт итә алуын да ассызыклады.