Илсур Метшин мәктәпкә ике катлы спорткомплекс төзүгә ярдәм иткән меценатларга рәхмәтен җиткерде.
(KZN.RU, 11-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә басым ясалган 18-нче номерлы мәктәптә төзелгән яңа спорт залын карап кайтты. Ул инвесторга – ТР-ның атказанган архитекторы, “АС-Ком” ЯАҖ генераль директоры Виктор Токаревка рәхмәтен җиткерде һәм мәктәп спорт залының Универсиада объектларыннан ким булмавын ассызыклап үтте.
Эшлекле очрашуда Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, мәктәп директоры Надия Шевелева һәм РФ-нең атказанган архитекторы Гөлсинә Токарева катнашты.
Спортзал тулысынча “Ас-Ком” компаниясе хисабына төзелгән. Хәйрия проекты компаниягә 28,5 млн сумга төшкән. Мәктәп янына 2013 елгы Универсиада стилендәге ике катлы корылма төзү эшләре 2012 елның гыйнвар аенда башланып киткән, бу елның март аенда төгәлләнгән. 600 кв. метр мәйданлы бинада киенү-чишенү, юыну, тренер бүлмәсе урнашкан. Зал тулысынча спорт җиһазлары һәм инвентарь белән тәэмин ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1959 елда нигезләнгән мәктәптә моңарчы спорт залы булмый, физкультура дәресләре я урамда, я булмаса дәресләр өчен яраклаштырылмаган биналарда уздырылган. Бу исә мәктәпнең республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып саналган иске бинада урнашуы белән бәйле. Инкыйлабка кадәр биредә Казан епархиаль кызлар училищесы урнашкан була.
Илсур Метшин шуны да билгеләп үтте, шундый зур участокта 2 катлы бинаны төзү мәсьәләсе (18-нче мәктәп шәһәрнең тарихи үзәгендә, Бутлеров урамында урнашкан) зур икеләнүләр тудырган иде, әмма мәсьәләнең актуальлеге тиешле карар кабул итүне таләп итте. “Барысы да архитекторлар талантлыгы аркасында килеп чыкты, Универсиада объектларыныкыннан бер дә ким түгел. Сез җитди эш башкардыгыз. Бу исә социаль җаваплылыкның бер мисалы булып тора”, - дип ассызыклады Мэр, Виктор Токаревка рәхмәт сүзләрен җиткергәндә.
“Мондый залны шәһәр үзәгендә төзеп булыр дип күзалдына да китермәгән идек”, - дип Мэрның сүзләренә кушылды мәктәп директоры. Надия Шевелева проектның кыска вакыт аралыгында тормышка ашырылуын билгеләп үтте, спортзалда беренче дәресләр үткән, мәктәп укучылары да канәгать калган.
“Без район ярышларында гадәттә яхшы чыгыш ясый идек, әмма мондый зал барлыкка килгәннән соң, гел беренчелекне генә алырбыз, дип өметләнәм”, - дип ышандырды физкультура укытучысы Рәисә Насретдинова.
Хәзерге вакытта мәктәптә 976 бала белем ала.