Казан Мэры Универсиада ачылыш тантанасының сәхнә конструкцияләрен монтажлау эшләре белән танышты.
(KZN.RU, 11-нче апрель). 2013 елгы Универсиада ачылышы тантанасының барлык сәхнә конструкцияләре дә билгеләнгән вакытка – 24 апрельгә әзер булырга тиеш. Моның өчен эшчеләргә барлык шартлар да булдырылган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Казан-Арена”да үткән бүгенге күчмә киңәшмәдә җиткерде.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җиткәчесенең төзелеш сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары Игорь Сивов, ачылыш тантанасының баш режиссеры Алексей Сеченов, сәхнә конструкцияләрен монтажлау белән шөгыльләнә торган компания җитәкчесе Илдар Әхмәтов катнашты.
Сәхнә өчен металлконструкцияләр Түбән Камада әзерләнә. Азат Нигмәтҗанов сүзләренә караганда, Казанга 42 конструкциянең 27-се кайтарылган. Җитештерүче завод вәкилләре ышандырганча, калган конструкцияләр 15-нче апрельгә кадәр кайтарылачак.
Бүгенге көндә 20 элемент монтажланган, тагы 2-се иртәгә урнаштырылачак.
Илсур Метшин шуны да билгеләп үтте: барлык эшләрне дә вакытында – 24 апрельгә кадәр төгәлләү мөһим, чөнки соңыннан әзерләнешнең киләсе этабы башланачак. Алексей Сеченов сүзләренә караганда, ул үз эченә тантаналы ачылыш барышында кулланылачак җиһазлар керәчәк. Тантананың баш режиссеры сәхнә конструкциясенең пирамида формасында булачагын, очын Универсиада факелы бизәячәген билгеләп үтте.
Барлык монтаж эшләре тәмамланганнан соң, “Казан-Арена”да репетицияләр башланачак. Илсур Метшин тамашага әзерләнеш барышында берәр кыенлыклар юкмы дип кызыксынды. Алексей Сеченов шәһәр башлыгына барлык репетицияләрнең график буенча баруын, артистлар штаты тулысынча расланганлыгын җиткерде.
“Һава торышы эшләргә мөмкинлек бирә, мәйдан ачык, шуңа да барлык эшләрне вакытында төгәлләргә кирәк”, - диде Казан Мэры.
Илдар Әхмәтов Мэрны монтаж эшләре билгеләнгән вакытка башкарылачагына ышандырды. “Графикларны күчерү турында сүз бармый да”, - диде ул.