14 кунакханәнең төзелеше график буенча бара.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Универсиада вакытында кулланылышка тапшырылачак 14 кунакханәнең төзелеше график буенча бара. Бу хакта Уеннарга әзерлек шәһәр штабының утырышында Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде.
Масштаблы халыкара вакыйганы Казан 10 меңнән артык урынлы кунакханә номерлары белән каршы алачак. Әгәр бүген Казанда, 8 мең урынга исәпләнгән мотель һәм хостелларны кертеп, 94 кунакханә эшләп килсә, Уеннар башланганчы номерлы фондның сыйдырышлыгы чиреккә артырга тиеш.
Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары объектларның һәрберсендә булган эш торышы турында хәбәр итте. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, Островский урамындагы “Биләр” кунакханәсе куллануга тапшырылган. 10 катлы бинадагы 124 номер 248 урынга исәпләнгән.
21-нче март көнне Париж Коммунасындагы “Коммуна” хостелы эшли башлады. Аның торак фонды 90 урынга исәпләнгән 17 номер тәшкил итә.
Рөстәм Яхин урамындагы “Кристалл” кунакханәсе бүгенге көндә әзер диярлек һәм тест режимында килүчеләрне кабул итә башлаган, дип хәбәр итте Р.Нигъмәтуллин. “Рәсми рәвештә ачылышы май аена планлаштырылган”, - дип өстәде Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары. 161 номерлы “Кристалл” 322 урынга исәпләнгән.
Р.Зорге урамындагы 14 катлы күп функцияле комплекс составында “Олимп” кунакханәсе төзелешендә эш өч сменада алып барыла. “Бүгенге көндә коммуникацияләрне тоташтыру эшләре 80%-ка башкарылган, каралама (черновая) отделка эшләре– 90%-ка, җылы җибәрелгән, отделка эшләре башланган, - дип хәбәр итте Р.Нигъмәтуллин. – Эш күләме әле шактый. Әмма милекче объектны Универсиадага кадәр тапшыра алачагына ышана”.
Июнь аенда “Корстон” (222 урынга исәпләнгән 211 номер) кунакханәсенең икенче бинасында эшләрне тәмамларга планлаштыралар. “Бүгенге көндә тыгыз эш алып барыла. Каркас тәмамланган, фасад 22 катка башкарылган, отделка эшләре һәм инженерлык челтәрләрендә эшләр алып барыла. Чисталама (чистовая) отделка эшләре 30%-ка башкарылган”, - дип җиткерде Р.Нигъмәтуллин.
Киңәшмәдә шулай ук Универсиада катнашучыларына һәм кунакларына күчмә хезмәт күрсәтү хакында фикер алыштылар. Кейтеринг компанияләре элеккечә кадрлар җитешсезлеген сизә, әмма Башкарма комитетның югары һәм урта уку йортлары белән алып барылган эше нәтиҗәле булды.
Хәзерге вакытта, Р.Нигъмәтуллин билгеләп узганча, һәр компаниягә кандидатлар белән сөйләшеп, килешүләр төзергә һәм персонал аккредитациясенә исемлекләрне тапшырырга кирәк.
Уеннарның “транспорт командасы”на килгәндә, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директор урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 1031 автомобильдә эшләр өчен 1576 машина йөртүчедән реестр булдырылган.
751 йөртүче мөнәсәбәтендә көч структуралары линиясе буенча барлык тикшерү чаралары тәмамланган. Сайланган һәм расланган кандидатуралардан 456 кеше әзерлек курслары үткән. ФСБ, МВД һәм башка ведомстволар линиясе буенча 812 кеше тикшерү үтә.
Азат Галиәхмәтов шуны да хәбәр итте, кандидатларның 5%-ы ЮХИДИ линиясе буенча элеккеге юл-транспорт һәлакәтләре өчен үткәрелми, 2,5%-ы ФСБда тикшерү үтми. “Кызганычка каршы, кандидатларның 18%-ы Универсиададагы эшнең катлаулыгын аңлап, әзерлек вакытында ук баш тарта”, - дип өстәде ул.
Студентлар уеннары вакытында җиңел автомобильләрдә эшләү өчен 1583 кеше таләп ителә. “Транспорт командасы”н формалаштыру Универсиадага башланган вакытка кадәр формалашачак, дип хәбәр итте А.Галиәхмәтов.