Илсур Метшин Универсиадага киләчәк журналистлар һәм казыйларны урнаштыру планы белән танышты.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Казан” елга порты территориясен карап чыкты һәм Универсиадага чит шәһәрдән киләчәк журналистларны һәм казыйларны урнаштыру планы белән танышты. Аларны йөзә торган кунакханәләрдә - Казан елга порты причалларына 2 атнага китереп урнаштырылачак теплоходларда урнаштыру планлаштырыла.
Эш киңәшмәсендә шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, аның урынбасары Александр Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП башлыгы Роза Җаабарова, Идел буе һәм Вахитов районнарының администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының җитәкче урынбасарлары Оксана Тубман һәм Азат Галиәхмәтов катнашты.
Хәзерге вакытта елга порты территориясендә актив төзелеш эшләре бара: төп административ бина яңартыла, якындагы территориядән кар чыгарыла, якын вакытта төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә керешергә җыеналар.
“СК Татфлот” ААҖ (“Казан” елга порты) генераль директоры Тимур Зәйнетдинов Мэрга хәбәр иткәнчә, елга вокзалының үзәк бинасында кунакханә, конференц-зал һәм ресторан урнашачак. Объектта алып барган эшләрне июньнең 20-сенә тәмамларга уйлыйлар, хәзерге вакытта төзүчеләр эчке биналардагы отделка эшләренә тотынган. Универсиада вакытында отель беренче кунакларын кабул итәчәк.
Азат Галиәхмәтов сүзләренә караганда, Универсиада кунаклары – чит шәһәрдән килүче ММЧ журналистлары һәм Уеннарның казыйлары 8 теплоходта (5-се жуналистлар өчен һәм 3-се – казыйлар өчен) урнаштырыла. Йөзә торган кунакханәләр 2-3 атнага йөк причалы янына бәйләнеп куелачак. Елга порты директоры ышандырганча, йөзә торган кунакханәләр эшен оештыруга карамастан, порт гадәти режимда эшләячәк.
Белешмә өчен:
Елга вокзалының төп бинасы пассажирлар причалы янында 1962 елда архитекторлар И.Гәйнетдинов һәм С.Константинов проекты буенча төзелгән. Ул бөтен порт комплексының оештыру элементы булып санала. 2005 елдан башлап реконструкция стадиясендә.
Елга вокзалы халыкара круиз линияләрен дә, шулай ук шәһәр янындагы юнәлешләрдәге (Кама Тамагына, Тәтеш, Болгар, Зөягә һ.б. кадәр) пассажирлар судноларын кабул итә.
Җәен пассажирлар агымы тәүлегенә 6 мең кеше тәшкил итә. Моннан тыш, Казан елга портыннан күңел ачу, туристик һәм экскурсион рейслар эше оештырыла.