Илсур Метшин проектны җентекләп башкару өчен махсус эшче төркем булдырырга кушты.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда май аенда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Универсиаданың 6 га диярлек мәйданлы һәм 30 мең тамашачы сыйдырышлы “Мәдәни паркы”н оештыру эшләре башлана. Бу хакта Уеннарны әзерләү шәһәр штабының утырышында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директор урынбасары Игорь Сивов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, парк 3-17 июль көннәрендә шәһәрнең төп мәдәни мәйданчыгы булып торачак. Әлеге мәйданчыкта көндезге 12-дән башлап кичке 6-га кадәр Татарстан районнарының иң көчле иҗади төркемнәренең чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге өлешнең мөһимлеген ассызыклады: “Болытның судагы шәүләсе сыман, барлык детальләрендә һәм купьяклы итеп һәр район үзенең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш”. Ул һәрбер район белән концерт номерларының гына түгел, кунаклар игътибарына тәкъдим ителәчәк җирле һөнәр осталарының сувенир продукциясе буенча дә аерым эш алып баруны йөкләде.
Зур концерт программалары кичке якта – 18.00-21.00 сәгатьтә узачак. Шулай итеп, парк эше кысаларында 15-нче июль көнне “Ак бүре” дип исемләнгән татар операсының дөньякүләм премьерасы булып узачак. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР Дәүләт симфония оркестры тәкъдим итәчәк.
Игорь Сивов шуны да искә төшерде, июльнең 7-сеннән алып 17-сенә кадәр һәр кич Дю Солей циркының уникаль урам шоуы тәкъдим ителәчәк. Алдан әзерләнгән концепция нигезендә, тамаша сәхнәдә генә түгел, бер үк вакытта мәйданның төрле өлешләрендә күрсәтеләчәк. Шоуга шул көнне Универсиаданың берәр спорт чарасында булып кайтканнан соң гына эләгеп булачак.
Универсиада Паркында шулай ук тематик зоналар оештырыла: уеннарның лицензион продукциясе кибете, Универсиада Дуслары Йорты (Казахстан, Италия, Корея, Красноярск һәм Сочи тәкъдим ителәчәк), Касперский Лабораториясеннән Балалар мәйданчыгы, шулай ук 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү буенча оештыру комитеты тәкъдим иткән “Футбол паркы” интерактив социаль-спорт проекты була.
1,8 мең кв. Метр мәйданлы туклану зонасы милли йорт стилендә оештырылачак. Аны оештыру өчен “Татпотребсоюз” җавап бирә.
“Бу, һичшиксез, иҗат коллективлары өчен дә, шәһәр службалары өчен дә, ЮХИДИ өчен дә, транспортчылар өчен дә өстәмә эш йөкләмәсе. Әмма бу бөтен дөнья, барлык биш континент вәкилләрен үзебезнең күп милләтле халкыбыз белән таныштыру өчен уникаль мөмкинлек”, - дип билгеләде И.Метшин.
Мәдәни Универсиаданың икенче мөһим мәйданчыгы – лоунж-зона дип аталган өлеше, ул Универсиада Авылында урнашачак. Анда спортчылар, тренерлар, делегация җитәкчеләре өчен кич саен программа оештырылачак.
Шуны да искә төшерергә кирәк, ТР Президенты Указы нигезендә, татар халкының шәһәркүләм Сабантуй бәйрәме Универсиаданың иң кызган вакытында – 13 июль көнендә узачак.
Шәһәр башлыгы барлык шәһәр службалары алдында куелган бурычларны анык үтәү буенча җитди бурыч торганын ассызыклады. “Барысы да алдан уйланылган, анык язылган булырга тиеш. Әзерлектә вак-төякләр юк. Бер көнлек гадәти Сабантуйны үткәрү буенча да күпме эш башкарыла. Ә монда “Сабантуй” ике атна дәвамында барачак”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Калган оештыру мәсьәләләрен көн саен хәл итеп тору режимында башкару буенча ул Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлеева җитәкчелегендә эшче төркем оештырырга кушты.
И.Сивов ассызыклап узганча, төп мәйданчыклардагы чаралардан тыш, Универсиада вакытында шәһәрдә башка мәдәни чаралар да күп булачак. Бу сәнгатьнең барлык төрләрен үз эченә алган халыкара фестивальләр: театр, кино, цирк, классик һәм заманча музыка, балет, сынлы сәнгать, мөмкин булган барлык концертлар, шул исәптән дөньякүләм шоу-бизнес йолдызларыныкы да. Исегезгә төшерәбез, 5-нче июнь көнне Казанда Джо Кокер, ә 21-нче июль көнне Стинг концерты көтелә.
Җәй айларында традицион иҗади ялга карамастан, быел, Уеннар үткәрелгән чорда, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре башка төрле режимда эшләячәк һәм башкалабыз халкына һәм кунакларына иң матур казанышларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте И.Сивов.
Шулай итеп, июль аенда Казанда 6 театр эшләячәк: М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры, Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Казанның яшь тамашачы театры, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Алар 48 театраль тамаша тәкъдим итәчәк, шуларның 14-е балалар өчен булачак.
М.Җәлил исемендәге театрда узачак опера-балет фестивален аерым билгеләп узарга кирәк, ул Уеннар вакытында – 6-17 июль көннәрендә узачак. Биредә бөтен дөньядан танылган артистлар катнашачак. Фестиваль Мариин театры артистларының гала-концерты белән тәмамланачак. И.Сивов мәгълүматларына караганда, анда дөньякүләм сәхнә йолдызлары – Михаил Казаков, Елена Максимова, Вероника Джоева, Ольга Пудова, Альбина Шаһиморатова һ.б. катнашыр дип көтелә.
Универсиада көннәрендә Россиянең атказанган артистлы, Универсиада Илчесе Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры махсус концерт программасы тәкъдим итәчәк. Уеннар вакытында Рахманинов исемендәге “Ак сирень” өченче халыкара фестиваль кичектерелеп торачак.
Әлеге фестиваль кысаларында дөньякүләм йолдызлар катнашында концертлар узачак. Шулай итеп, 6-нчы июль көнне, Универсиада ачылган көнне Денис Мацуев чыгыш ясаячак. 10 июль көнне - Андрей Коробейников. 10 июньнән башлап 26-нчы июльгә кадәр Казанда Бертуган Запашныйлар циркының чыгышлары планлаштырылган.
Июль аенда 6 музей да – Заманча сәнгать музее, Сынлы сәнгать дәүләт музее, ТР Милли сәнгать галереясе, ТР Милли музее, Казанның 1000 еллыгы музее, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы – махсус график нигезендә эшләячәк.