Йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслауда ярдәм итү өчен, торак милекчеләреннән акча җыю быелдан мәҗбүри булачак.
(KZN.RU, 8-нче апрель). Агымдагы елда Казанда капиталь ремонт 154 торак йортта үткәреләчәк. Финанслауның саллы өлешен программага финанс ярдәм итү кысаларында җыелган торак милекчеләре акчасы тәшкил итә. Федераль законнар нигезендә, бу елдан әлеге җыела торган акчалар барлык милекчеләр өчен мәҗбүри булачак, моңа бәйле рәвештә Казанда аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шуны хәбәр итте: ТР Министрлар кабинеты тарафыннан Казанның торак фондын капиталь ремонтлауның 2013 елга программасы расланган. Программа нигезендә, быел 154 йортны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр 1,330 млн сумга үткәреләчәк.
“Программа ТКХ реформаларын үткәрүгә ярдәм итү федераль фондыннан финанслана. Быел федераль бюджет өлеше зур түгел – 60 млн сум, бу исә 4,5 % тәшкил итә. ТР бюджетыннан 464 млн сум (35%), шәһәр бюджетыннан 291 млн сум бүлеп бирелә. Капремонт программасына ярдәм итү программасы кысаларында җыелган халык акчасы 518 млн сум, ягъни 38% тәшкил итә”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
123 йортта комплекслы капиталь ремонт үткәреләчәк. Эшләр һәрбер йортта уртача 8,6 млн сумга башкарылачак, узган елда әлеге эшләр бәясе 6,5 млнга төшкән.
Программанны тормышка ашыру барышында 78 йорт түбәсе, 90 йортның җылыту системалары, 93 йортның салкын су белән тәэмин итү, 21 йортның кайнар су белән тәэмин итү системаларын, 94 йортның канализациясен, 80 йортның электр белән тәэмин итү, 98 йортның баскыч клеткаларын ремонтлау, шулай ук 32 йортта 107 лифт алмаштыру планлаштырыла. Энергияне саклауга юнәлтелгән чаралар дәвам итәчәк.
“Торак фонды ремонтлау үткәрү тәртибен билгеләгән 185-нче номерлы федераль законга үзгәрешләр кертелгәнен билгеләп узарга кирәк. Барлык милекчеләр өчен расланган минималь региональ стандартлар чикләрендә капиталь ремонт үткәрүгә мәҗбүри акча җыю билгеләнгән. Әгәр элек милекчеләр йортны капиталь ремонтлауга максатлы берьюлы җыела торган акча җыю турындагы карарны кабул итүгә хокуклы булса, хәзерге вакытта финанслауның мәҗбүри җыю схемасы расланган. Финанслауга ярдәм итүнең минималь күләме арттырылган. Әгәр элек сметадан 5%-тан кимрәк булмаган күләмдә җыелса, хәзер – 15%-тан кимрәк булмаган күләмдә. Шулай ук программа кысаларында финансланырга тиешле эшләр исемлеге киңәйтелгән”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Илсур Метшин шуны билгеләде, федераль законга кертелгән үзгәрешләр Казанда алга таба торакны капиталь ремонтлау программасы өчен зур әһәмияткә ия. Хәзер акча җыю барлык милекчеләр өчен мәҗбүри, шуңа күрә законны үтәү һәм аңлату эшләре алып бару буенча зур эш көтә. Меңләп йортка финанслауга ярдәм итү программасы кермәгән. Еш кына бу ТМБ (торак милекчеләре бердәмлеге) аерым рәисләре яисә йорт буенча олыларның позициясе өчен. Югыйсә, иртәгәсе көн турында уйларга кирәк. Әле 5 ел элек торак йортларны капиталь ремонтлау проблемасы хәл итмәслек кебек иде. Әмма бүген без Казанның һәр өченче йортын ремонтладык, 50-70-әр ел комплекслы ремонт күрмәгән йортларны яңарттык. 1397 лифтны яңарттык. Уртак финанслаудан башка, әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә бернинди программа ярдәм итә алмас иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук торак фондны капиталь ремонтлау программасы үтәлешенең төп критерияләре булып элеккечә тиешле сыйфат һәм вакытында үтәү торуын да искә төшерде, шулай ук район башлыкларына халыкка аңлату эшләрен алып баруны йөкләде.