Иван Кузнецов бүген юбилеен билгели.
(KZN.RU, 8-нче апрель). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин үзенең киңәшчесе Иван Кузнецовка, “Казан файдасына керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте” өчен, Татарстанның Премьер-министры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
“Бу кеше безнең белән бергә Универсиаданы “яулады”, - диде шәһәр башлыгы үзенең хезмәттәше турында. – Без 2013 елгы Уеннарны уздыру хокукы өчен көрәшеп йөргәндә, яшьләребезнең белем, интеллект, шулай ук эшләргә теләкләре ягыннан да Көньяк Корея, кытайлылардан, испаннардан, французлардан да калышмавы минем өчен зур ачыш һәм шатлыклы хәбәр булды”.
“Без алдынгылардан, шуңа да янәшәбездә кемнәрнең хезмәт куюы да мөһим, - дип дәвам итте Илсур Метшин. – Иван Владимирович, шул юнәлештә дәвам итегез”. “Яшьләр үкчәгә баса, хезмәттәшләр, бу уңай күренеш”, - дип билгеләде Мэр, киңәшмә катнашучыларына мөрәҗәгать итеп.
Бүген Иван Кузнецовның 30 яшьлеген билгеләве дә игътибарга лаек. Хезмәтенә Татарстан хөкүмәте тарафыннан югары бәя бирелү юбиляр өчен тагы бер бүләк булып тора.