Илсур Метшин гражданнардан территорияләрдәге су басуга кагылышлы килгән мөрәҗәгатьләр буенча оператив рәвештә тиешле чаралар күрергә боерды.
(KZN.RU, 8-нче апрель). Казандагы ташкын ситуациясе махсус контроль астында, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов. Илсур Метшин территорияләрдәге су басу очракларына бәйле рәвештә халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирергә, тиешле чараны күрергә чакырды.
“Узган атнада төп көч Ленин дамбасында төзелеп килә торган күпердәге ташкынга каршы чаралар оештыруга юнәлтелде. Коткаручылар Казансу елгасының фарватерында һәм өстәрәк Ленин дамбасы агымыннан алып “Миллениум” күперенә хәтле бозны каралту һәм кисү буенча эшләр башкарды”, - дип сөйләде Ф.Тимерханов. Бүгенге көндә, аның сүзләренә караганда, күпер астындагы бозны ватарга экскаваторны урнаштыру өчен мәйданны әзерләгәннәр. Ленин күперендә ташкын чоры үтүгә кадәр тәүлек буена кизү тору оештырылган.
Коткаручылар гадәттәгечә шәхси йортлары белән яшәүче ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтә: түбәләрен, йортларын, су үткәрә торган канауларны, йорт яны территорияләрен кардан чистартырга булыша. Гражданлык идарәсе башлыгы җиткергәнчә, 8 апрельдә берләшкән кизү-диспетчерлык хезмәтенә йорт яны территорияләрен, урамнарны һәм җир асты кичү юлларын су басу буенча 118 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аерым алганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районыннан – 25 гариза, Идел буе һәм Вахитов районнарыннан – 40, Киров һәм Мәскәү районнарынннан – 36, Совет районыннан 10 гариза килгән. Моннан кала, район администрацияләренә дә халыктан күпләгән гаризалар килә. “Казан коткаручылары, “Водоканал”, подрядчы оешмалар көче белән, су җибәрә торган канауларны казуга, торак йортлардан һәм йорт яны территорияләреннән суны суырттырып алу өчен тиешле чаралар күрелә”, - дип хисап тотты Ф.Тимерханов.
Ташкын вакыты чорында берләшкән кизү-диспетчерлык хезмәтенә күпләгән мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә - бер сменага гына 2 меңләп шалтырату. Күпчелек гаржданнар, Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, “123” хезмәтенә 20 минутлап чыга алмый икән. Шәһәрнең төп коткаручысы ташкын вакытында хезмәткә идарәче компанияләр аркылы өстәмә диспетчерлар җәлеп итәргә кирәклеген билгеләде.
Гражданлык идарәсе башлыгы Казансу елгасындагы суның дәрәҗәсен җиткерде, бүгенге көнгә ул 51,38 метрны тәшкил итә. “Кичәге көн белән чагыштырганда, су 28 см га менгән. Кискен ноктага кадәр 2,1 метр калган”, - диде Ф.Тимерханов. Аның мәгълүматларына караганда, бүген иртән Нокса елгасында кыенлыклар булган - өч җирдә зур тыгылулар барлыкка килгән. 4.15тә тыгылулар бетерелгән. Салмачи пунктында да шактый кыен ситуация. Биредә су астында кала торган территорияләрдә төзелгән йортлар күп.
“Казан территориясендәге су ташу кыенлыкларсыз һәм минималь чыгымнар белән үтсен өчен, бүген без барлык кулдан килгәнне дә эшлибез”, - дип йомгак ясады Ф.Тимерханов.
Шәһәр башлыгы, үз чиратында, Казанда бер генә яз да ташкынсыз үтмәвен билгеләп үтте. Аның иң авыр вакыты апрельнең соңгы декадасына туры килә. “Һава торышы ничек кенә булмасын, безнең бурыч – ташкын кыенлыкларын минимальләштерү”, - диде И.Метшин.
Хәзерге вакытта карның бик тиз эрүе күзәтелә. “Шәһәрнең күп кенә урамнары берничә көн эчендә кардан чистарынды. Ә Казан соңгы атнада кар эретә торган зур камера кебек эшләде”,- дип ситуациягә үз фикерен җиткерде Мэр.
“Барлык шәһәр хезмәтләре дә тулы әзерлектә булырга тиеш, - диде И.Метшин. – Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча зур игътибар бирүегезне сорыйм”. Шәһәр башлыгы ситуацияне күзәтүне дәвам итәргә һәм су басу буенча гражданнардан килгән һәрбер мөрәҗәгатькә оператив җавап кайтарырга, ярдәм күрсәтергә кушты.