Казан Мэры Уеннарда катнашучы илләрдән килгән делегация башлыклары очрашуында катнашты.
(KZN.RU, 5-нче апрель). 2013 елгы Универсиада спорт бәйрәменең һәр детале, Халыкара студентлар Уеннарының югары статусына тәңгәл килсен өчен, Казанның шәһәр службалары барысын да эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Уеннарда катнашучы илләрнең делегация башлыклары катнашындагы очрашуда җиткерде.
Делегацияләрнең башлыклары Казанга 3-нче апрель көнне килде. Универсиадада катнашучы илләрнең Уеннар узачак чираттагы башкаласына визиты традицион чара булып тора. Визитлары барышында делегация башлыклары Универсиадада катнашучыларның яшәү шартлары, тренировкалар барышын һәм ярышларны оештыру, шәһәр инфраструктурасы, куркынычсызлыкның тәэмин ителеше һәм башка сервислар белән танышачак. Бер көн элек делегацияләргә Универсиада Авылы һәм Уеннарның спорт объектлары тәкъдим ителде. Мәртәбәле кунакларда Казанның ярышларга әзерлегенең дәрәҗәсе зур тәэсир калдырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегация башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шуны билгеләде: Татарстан – бүгенге көндә илебезнең динамик үсеш алган регионнарының берсе, ә физик культура һәм спорт үсеше җөмһүриятебез халкының тормыш дәрәҗәсен арттыруның аерылгысыз өлеше булып тора. Универсиада-2013 – әһәмиятле чара, шуңа да аны үткәрүгә әзерлек югары темпларда алып барыла.
Үз чиратында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан беренче чиратта Россиянең спорт шәһәрләренең берсе икәнлеген искә төшерде. “Студентларның төп спорт форумы безнең өчен олуг хөрмәт-шәрәф. Шәһәребез – студентлар шәһәре, Россиянең спорт башкаласы. Казан – күп кенә Олимпия чемпионнарының, танылган тренирларның Ватаны. Безнең командалар планетаның иң дәрәҗәле ярышларында беренчелек өчен көрәшә. Казанда дөньяның иң көчле спортчылары катнаша торган халыкара турнирлар уздырыла”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры 2013 елгы Универсиада әзерлек кысаларында шәһәребезнең спорт инфраструктурасы шактый яхшырганлыгын да искәртте. Дөньяның югары стандартларына туры китереп 30 яңа спорт комплексы салынган.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казанның йөзе дә матурайган. “Уеннарны әзерләүгә шәһәребенең барлык хезмәтләре җәлеп ителде. Хәзерге вакытта барлык эшләр тәмамлану стадиясендә. Юллар һәм чишелешләр төзелеп бетү ягында, тимер юл вокзалы реконструкцияләнде, Универсиада ачылуына шәһәр 152 км яңа юллы булачак, юл челтәренең 14%-тан артыграгы яңартыла. Казан метрополитенының 3 яңа станциясе үз ишекләрен бик тиздән ачып җибәрәчәк, Унивесриада өчен махсус яңа кунакханәләр төзелә”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Транспорт логистикасына килгәндә, Универсиада катнашучыларына шәһәр буенча хәрәкәт итүне җиңеләйтү максатыннан, шәһәр буенча махсус полосалар бүленеп биреләчәк. Хәрәкәт итүнең куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгы юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы ярдәмендә контрольгә алыначак.
“Уеннарның мәдәни программасына һәм кунакларның вакытны кызыклы итеп үткәрүенә зур игътибар бирәбез. Шәһәребез буенча концерт, күргәзмә мәйданчыклары, тематик парклар эшләячәк. Сәнгатьнең барлык төрләрен үз эченә алган халыкара фестивальләр узачак. Кремль диварлары астында Универсиада Паркы үз эшен башлап җибәрәчәк, биредә Россия халыкларының фольклор зонасы эше планлаштырылган. Моннан тыш, Универсиаданың барлык кунаклары һәм катнашучылары өчен бөтен дөньяга танылган “Дю Солей” циркының тамашасы оештырылачак”, - диде Илсур Метшин.
Мәдәни Универсиаданың тагын бер мәйданчыгы булып М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры торачак. Аның куелышларында бөтен дөньяга танылган артистлар катнашачак. Фестиваль Мариинский театры йолдызларының гала-концерты белән тәмамланачак. Шул ук көннәрдә Казанда “Ак сирень” III халыкара фестивале узачак.
Казан Мэры сүзләренә караганда, Универсиаданы ачу церемониясенә аерым игътибар бирелә. “Ачылуда без Россия халыклары мәдәни традицияләренең байлыгын, илебезнең тарихи тамырларын, аның көнкүрешен һәм күп милләтле булуын күрсәтәчәкбез. Ачылу церемониясенең мөһим вакыйгасы булып 5 континент һәм Россиянең 30-дан артык шәһәрендә булып, зур юл үткән Универсиада утын яндыру тора”, - дип билгеләде Казан Мэры.
“Тукландыруны оештыруга зур игътибар бирелә. Универсиада катнашучыларына 5 кухня ризыклары тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмнең теләсә кайсы детале, Универсиаданың югары дәрәҗәсенә туры килсен өчен, барысын да эшләячәкбез. Казан халкы әлеге шатлыклы вакыйганы зур түземсезлек, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кунакларын һәм катнашучыларын Татарстан кунакчыллыгы белән каршы алу өчен көтә”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.