Очрашуда Казан Мэры да катнашты.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада делегация башлыкларының очрашуы кысаларында оештырылды. Очрашуда шулай ук Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлары спорт берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан Мэры Илсур Метшин, Универсиада-2013 Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
FISU башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов оешма җитәкчелегенә, Татарстанга күрсәтелгән ышанычлылыгы өчен, рәхмәтен иҗткерде. “Һәр көн без нәрсәгәдер өйрәнәбез, автив эшлибез. РФ Хөкүмәте безгә бик нык ярдәм итә, Универсиада әзерләнешенә шәхсән Россия президенты Владимир Путин игътибарын күрсәтә”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
“Универсиада башланырга 92 көн калды, безгә әле берничә мәсьәләне чишәргә кирәк, алырның чишелендә бернинди дә шигебез юк, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без Россия Федерациясенең шундый зур чаралар үткәрә алуын, һәм студентлар спортын популярлаштыруга үз өлешен кертә алуын дәлилләргә тиешбез”.
FISU президенты Клод-Луи Гальен үз чиратында Универсиаданың Казанда югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычын җиткерде. “Хәзер барысы да диярлек эшләнгән: кайбер сораулар буенча аерым фикер алышып була, әмма без беләбез: бу – тарихтагы иң яхшы Универсиада, искиткеч Универсиада булачак, - дип җиткерде FISU башлыгы. – Россия һәм Татарстан бөтен студентлар спорты тарихына кереп калачак”.
РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова билгеләп үткәнчә, Универсиада әзерләнеше һәм уздыру яхшы оештырылган спорт чарасы өчен Россиягә җайга салынган медаль алырга рөхсәт бирә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге. Нәкъ менә Универсиада ярдәме белән, Студент уеннарына гына түгел, киләчәктә Россиядә үтәчәк халыкара зур спорт чараларына да катнашучыларның илгә визасыз керүе оештырылды.