Кунакханәләр һәм спорт объектлары тирәләрендәге зоналарының төзекләндерү сыйфатын Мэр лаклы ботинкаларда тикшерергә вәгъдә бирде.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген Универсиада маршрутларын төзекләндерүгә багышланган киңәшмәдә һәр район башлыгы юллар һәм тротуарлар, биналар һәм ишегаллары, спорт объектлары һәм кунакханәләргә бару юллары территорияләре торышы турында хисап тоттылар. Шәһәр Мэры Илсур Метшин шуны ассызыклады: бу темага киңәшмә кабинетта соңгы тапкыр уздырыла, алга таба кунакчыллык зоналарын ул урында карап тикшерергә вәгъдә бирде.
Эш киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, аның урынбасарлары Рөстәм Нигъмәтуллин, Александр Лобов, Рамил Муллин һәм Руслан Шакиров, “Иске шәһәр” территориясе префекты Линар Закиров, шулай ук шәһәрнең идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов районнарда Студентлар Уеннары кунаклары маршрутының беренче линиясендә булган биналарны тиешле хәлгә китерү буенча эш көн саен башкарыла дип хәбәр итте. Ике район территориясендә мондый 759 объект исәпләнә, һәм, район башлыгы ышандырганча, барысы да тиешле хәлгә китереләчәк. Аерым алганда Универсиаданың 5,5 мең кунагын районның 60 кунакханәсендә урнаштыру планлаштырыла, тагын 13 кунакханә өстәмә рәвештә куллануга тапшырылачак (“Олимп”, “Кристалл”, “Корона” һәм башкалар).
Ул кайбер кунакханә номерларының тәрәзәләреннән каралмаган биналар, ташландык хәлгә килгән ишегаллары күренгәнлеген, аерым алганда, “Регина” (Университет ур., 9), “Парадиз” (Курашов ур., 5), “Хиллз” (Айвазосвский ур., 11а) кебек кунакханәләрне билгеләде. Каядыр территорияне чистартырга, аерым урыннарда коймаларны буярга, фасадка штукатурка салу, агачлар утырту кирәк.
Шундый ук проблема “Иске шәһәр-Старый город” префектурасы чикләрендә урнашкан 19 отель өчен актуаль, дип билгеләде Линар Закиров. Аеруча проблемалы кунакханәләр арасында “Цирк артистлары йорты” (Сәет Галиев ур., 25), “Акспай” (Париж Коммунасы ур., 14), “Этника” (Париж Коммунасы ур., 25), “Милена” (Таҗи Гыйззәт ур., 19), “Рамада” (Чернышевский ур., 39), “Волга” (Сәет Галиев ур., 1), “Кристалл” (Яхин ур., 8). Шуның белән бергә, префект ышандырганча, якындагы территорияне төзекләндерү һәм җыештыру буенча барлык милекчеләр белән килешенгән.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында, администрация башлыгы Тимур Алибаев хәбәренә караганда, Универсиада маршрутларын төзекләндерү Тышкы төзекләндерү комитеты программасы һәм җәлеп ителгән чыганаклар, шул исәптән “Яшел рекорд” проектында катнашучы предприятиеләр хисабына башкарылачак. Яшел зоналарның берсе булып биредә Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә “Стамбул” паркы булачак.
Тулаем алганда, Универсиадага барлык кунакчыл зоналар тиешле хәлгә китереләчәк, дип вәгъдә итте район башлыклары. Илсур Метшин аларның вәгъдәләрен тормышта сынап карарга тәкъдим итте – лаклы ботинкалар сатып алырга һәм барлык кунакчыллык зоналарын әйләнеп чыгарга. “Ботинкаларда тузан булмаса, кунакларны каршы алырга әзер дигән сүз. Әлегә сапогиларда йөрибез, әмма июнь аенда ботинкаларда тузан булырга тиеш түгел”, - дип шаярды Мэр.
Идарәче компанияләрнең җитәкчеләренә ул аерым мөрәҗәгать итте. “Универсиада – һәрберебез өчен хакыйкать мизгеле. Йортлардагы җаваплылар, шул йортларда яшәүчеләр, милекчеләр, офисларны арендага алучылар белән эшләгез. Халык белән ни рәвешле эшли белүегезне күрсәтегез. Барлык көймәләрне күтәрә торган зур дулкын бу. Бу “күз буяу” түгел, бу – яхшы хуҗаларның гадәти эше”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
“Һәр ишегалдын матур чүплек савыты, чәчәкле вазон, каралган керү ишекләре, эскәмияләр шәһәребезнең һәр ишегалдын бизәячәк”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. “Моның өчен өстәмә акча да түгел, сезнең теләк һәм эшне оештыра белүегез кирәк. Барлык ресурсларны җәлеп итәргә кирәк. Барысы фронт өчен, барысы җиңү өчен”, - дип өндәде Мэр.
“Универсиадага кадәр 95 көннән азрак вакыт калып бара, көннәр урамдагы карга караганда тизрәк эри. Шуңа күрә мөмкин булган кадәр тизрәк җыелып, кунакчыллык зонасын эстетик хәлгә китерү зарур”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.