Казанда 2013 елгы Универсиада делегация башлыкларының очрашуы булды
Очрашуда Татарстан Президенты һәм Казан Мэры да катнашты.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген “Корстон”да 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада делегация башлыкларының очрашуы узды.
Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Россия спорты министры Виталий Мутко, Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Чираттагы Универсиада делегацияләре башлыкларының башкалада очрашуы Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) элеккедән килгән традициясе, ул бөтен дөньядан килгән вәкилләрне Бөтендөнья студент уеннары оештыручылары тарафыннан спортчылар өчен булдырылачак шартлар белән таныштыруга юнәлдерелә.
Булачак Уеннарда катнашучы илләрнең делегация башлыклары Казанда 7-нче апрельгә чаклы булачак.