Илсур Метшин яңа Никахлашу сараеның төзелеш барышы белән танышты.
(KZN.RU, 4-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин яңа ГХАТ-ның төзелеш мәйданчыгында булды. Казанcу ярындагы уңай җирдә урнашкан Никахлашу сарае шәһәрнең иң яхшы архитектур корылмаларының берсе булачагын билгеләде ул. Бу чын бәхет фабрикасы булачак: көн саен 3 залда 100-ләп язылышу тантанасын үткәреп була, бу исә хәзерге Никахлашу сараена караганда берничә тапкырга күбрәк дигән сүз.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, подрядчы оешма вәкилләре озата йөрде.
Никахлашу сараеның яңа бинасы төзелеше – 40 метр биеклектәге зур чынаяк формасында – узган елда башланып китте. Алдан Универсиада вакытында биредә медиа-үзәк урнашыр дип уйланылган иде. Соңыннан медиа-үзәкне “Kazan-Arena” футбол стадионында урнаштыру карарына килгәннәр. Илсур Метшин әлеге карарның нигезле булуын җиткерде.
“Медиа-үзәк кебек бер чара өчен генә әлеге бинаны югары технологияле җиһазлар белән эшләү кыйбатка төшә. Шуңа да медиа-үзәкне футбол-стадионына урнаштыру дөресрәк, халыкара чараларның графигы инде берничә ел алдан планлаштырылган бинада даими эшләячәк”, - дип билгеләде Мэр.
Бүгенге көндә барлык монолит эшләр тәмамланган, төзүчеләр бинаның отделка эшләре белән мәшгуль. Чынаякны бизәячәк декоратив кова элементларын урнаштыру башланды. Аларның эскизлары танылган сын ясаучы һәм рәссам Даши Намдаков тарафыннан эшләнелгән.
Казан Мэры никахлашу заллары белән, экспозиция проектлары белән танышты. Аерым алганда, биредә тематик интерактив галереялар урнаштырылачак, алар аркылы исә Казан һәм шәһәрнең заманча тормышы турында белеп булачак.
Илсур Метшин өске катларда урнашкан гомуми мәйданы 1,2 мең кв. метрдан да артыграк булган күзәтү мәйданнарына да менде. “Никахлашу сарае төзелешенең урыны дөрес сайланган. Биредә Кремль дә, Казансу үзәне дә, Идел дә, иске һәм яңа Казан да яхшы күренә. Шәһәр панорамасын шундый күзәтү ноктасыннан шәһәрлеләрнең дә күрәсе килүендә һич шик юк. Әлеге объект туристларны да үзенә җәлеп итәчәк. Вакытлар үтү белән Сарай Казанның яңа символына әйләнергә мөмкин. Инде хәзердән үк килүчеләрнең санын арттыру һәм ГХАТ эшчәнлеге белән берләштерү турында уйларга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Киңәйтелгән төзекләндерелгән зона барлыкка килү белән, объект тагы да матураеп китәчәк. 8 гектарлы территориядә сквер ярырга, җәяүлеләр йөри торган махсус сукмак булдырырга, барлыгы 430-дан артык машина сыешлы 2 парковка оештырырга планлаштыралар.
Илсур Метшин Сарай террияториясенә керү һәм чыгуны оештыру мәсьәләсен ЮХИДИ идарәсе белән эшләп бетерергә кушты. Бу – Никахлашу сарае кебек объект өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе, чөнки әлеге сарай янында парковка мәсьәләсе белән дә, аның янына килү белән дә кыенлыклар бар.
Хәзерге вакытта Казанның Никахлашу сарае Муса Җәлил урамында урнашкан, капиталь ремонт таләп ителә торган иске ГХАТ бинасының зурлыгы никах тантаналарын үткәрүне арттырырга мөмкинлек бирми иде.